Район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе үтте

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Мэриянең актлар залында шәһәр һәм район Советларының берләштерелгән сессиясе узды. Анда, муниципаль районның 2018 елга һәм 2019-2020 елларга социаль-икътисади үсешенә фараз һәм муниципаль районның 2018 елга, шулай ук 2018-2020 елларга бюджет проекты мәсьәләләре каралды.

Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Зөлфия Михайлова агымдагы елның икътисад күрсәткечләре белән таныштырды. Республикада тугыз айлык социаль-икътисади күрсәткечләр буенча төзелгән рейтингта Лениногорск муниципаль районы 12нче урынны били. Узган елгыдан бер баскычка күтәрелгән. Районның икътисади яктан тотрыклы булуында нефть предприятиеләре, төзелеш, авыл хуҗалыгы өлкәсе йогынты ясый, ди ул. Соңгы 5 ел эчендә хезмәткә яраклы яшьтән өлкәнрәк кешеләр саны 2 мең 500гә арткан икән.

“Финанс-бюджет палатасы” учреждениесе рәисе Раил Хәмидуллин депутатлар игътибарына муниципаль районның 2018 елга бюджет проектын тәкъдим итте. Киләсе елда районның керем бюджеты 1 миллиард 385 миллион 838 мең күләмендә булыр дигән фараз бар. Чыгымнар да шул суммада булыр дип көтелә, шулай булгач, бюджет дефицитсыз булачак.

Моннан тыш, сессиядә муниципаль районның Уставына  үзгәрешләр кертү проекты, территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләренең чикләрен билгеләү турында сораулар каралды. Алар буенча тиешле карарлар кабул ителде, теләүчеләр районның рәсми сайтыннан “Норматив документлар” бүлегеннән кереп карый ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International