Шәһәребезә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераннары Самсонова Анна Фроловна, Кобина Прасковья Михайловна, Бастылева Анна Федоровна 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.Анна Фроловна – төзүче, Прасковья Михайловна – балалар бакчасында няня, Анна Федоровна – бухгалтер булып эшләгән. Юбилярларны Ветераннар советы, ТОСлар, предприятиеләренең профсоюз комитетлары котлады. Район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова “Сез районыбызның горурлыгы”, дип билгеләп үтте. Бүләкләр һәи Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын тапшырды.