Мэриядә шәһәр һәм район Советлары депутатларының берләштерелгән сессиясе узды. Анда муниципаль районда урта һәм кече бизнес үсеше, шәхси хуҗалыклар үсеше һәм төрле сораулар каралды.
Безнең район социаль-икътисади күрсәткечләр ягыннан республика рейтингында 45 район арасында 13нче урынны алып тора. Бу хакта эшмәкәрлек үсешенә кагылышлы чыгышында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Зөлфия Михайлова сөйләде. Бүгенге көндә муниципаль район территориясендә 2 меңнән артык кеше эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бара. Аларда 7 меңнән артык хезмәткәр эшли. Күпчелеге сәүдә, төзелеш һәм эшкәртү өлкәсендә хезмәт итә. Зөлфия Габделхәмитовна әйтүенчә, эшмәкәрләр өчен Хөкүмәт тарафыннан төрле ярдәмнәр, программалар каралган.Сессиядә каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.