15 октябрьдә дөньяда Ак таяк көне билгеләп үтелә. Россиядә 15 октябрьдән 15 ноябрьгә Ак таяк айлыгы үтә. Аның төп максаты – күрмәүче кешеләрнең проблемаларына җәмгыятьнең игътибарын юнәлтү. Әлеге айлык кысаларында, Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә “Йөрәгем белән күрәм” акциясе уза. Китапханәнең сәнгать бүлегендә “ Яшәргә ярдәм итүче” китаплар, дигән күргәзмә эшли.