Зәй шәһәрендә узган грек-рим көрәше буенча ярыштан безнең егетләр призлы урыннар алып кайтты.
Ике көн буена барды ул. 2002-2004 елгы егетләр республика беренчелеге ярышларында, ә 2001, 2004, 2005-2006 елгылар бөтенроссия турнирында көч сынашты. Анда республиканың төрле шәһәрләре, шулай ук Октябрьск, Бәләбәйдән 300 яшь көрәшче катнашты. Шәһәребездәге 3нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Тимофей Седов, Степан Таратынов үз үлчәү авырлыкларында республика беренчелеге җиңүчесе булды. Илсур Кыямов, Нариман Сафин - икенче, ә Сергей Чатуров һәм Егор Илюхин – өченче урында.
Бөтенроссия турнирында үз үлчәү авырлыкларында Павел Лушников, Айдар Низамов, Данил Гыймаев өченче урын алды.