30 август - Республика көнендә шәһәрдә мәдәни генә түгел, ә спорт чараларыы да үтте. "Юность" стадионында хатын-кызлар арасында футбол уены булды. Лениногорск командасы Казан командасы белән уйнады.
Кызлар бик шәп уйный икән, егылсалар да торып китәләр, баш белән дә тибәләр.
Безнең лениногорскилылар соңгы минутларга кадәр бирешмәде, тик казанлылар көчлерәк булды. Уен 1:0 исәбе белән каршы як файдасына төгәлләнде.