28 майда Нефть монументы янында «Лениногорскнефть» идарәсенең СПК-2 бәйрәме үтте. Халык бик күп җыелган иде. Аларны идарә начальнигы Рафаиль Нурмөхәммәтов сәламләде, Дәүләт Советы депутаты Ринат Шафигуллин, район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашты. Ул көнне сәләтле укучыларны бүләкләделәр. Ахырдан утлы шоу һәм Элвин Грей концерты булды.