Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән яңа коронавирус инфекциясе таралуга, нефтькә һәм доллар курсына бәяләрнең волатильләшүенә бәйле вәзгыятьнең начараюы шартларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планы расланды. Әлеге планны тормышка ашыру кысаларында эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил аппараты каршындагы бизнеска ярдәм итү өчен «Кайнар линия» эшли башлады.
Шалтырату (843) 203-29-08 телефоны буенча дүшәмбедән җомгага кадәр төшке ашка тәнәфессез 9.00 дән 18.00 гә кадәр кабул ителә.