Лениногорск муниципаль районында "алтын" юбилей

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү күптән күркәм традициягә әверелде. 2019 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре Бойкачев Владимир Василий улы белән Любовь Филипп кызын Алтын юбилей белән котладылар. Алтын туй - ул ике якын кешенең озак 50 ел дәвамында бергә хезмәт итүе нәтиҗәсе. Тантана сәбәпчеләре ярты гасыр бергә тату гомер иткән. Шул вакыт дәверендә алар өч кыз үстергәннәр һәм үзләренең бай тормыш тәҗрибәсен үсеп килүче буынга - оныкларына тапшыралар. Бу көнне тантанада катнашкан туганнары һәм якыннары исеменнән бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр әйтелде. Традиция буенча, юбилярлар үзләренең исемнәре кертелгән Татарстан Республикасы Лениногорск районы юбилярларының мактау китабына имзаларын куйдылар. Һәр көн шатлык һәм күңелле мизгелләр алып килсен, ә балалар һәм оныклар яңа казанышлар белән куандырсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International