Лениногорск мэриясендә район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе узды

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә район һәм шәһәр Советы депутатларының берләштерелгән сессиясе үтте. 

Көн тәртибенә берничә мәсьәлә куелган иде: Ленниогорск муниципаль районының  2021 елга кадәр һәм планлы период 2030 елга кадәр социаль- икътисадый Стратегиясен кабул итү, Лениногорск районы һәм шәһәренең бюджет процессы, бюджетлардан субсидияләр һәм бюджетара трансфертлар бирү һәм Лениногорск шәәһәр төзелеше картасына үзгәрешләр кертү.

Беренче сорау буенча район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Зөлфия Михайлова чыгыш ясады. Лениногорск шәһәре һәм районы бюджет процессы һәм бюджетлардан субсидияләр һәм бюджетара трансфертлар бирү "Финанс-бюджет палатасы" рәисе Раил Хәмидуллин чыгыш ясады. 

Сеесиядә башка мөһим сораулар да каралды, барысы буенча да тиешле карарлар кабул ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International