Лениногорскида Россия көне уңаеннан футбол матчы узды

2019 елның 12 июне, чәршәмбе

Бүген Россия көне уңаеннан шәһәр стадионында "Прайм Лига-2019" футбол матчы узды. Матч "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан оештырылды.

Депутатлар җыелма командасы белән сайлаучылар җыелма командасы очрашты. Мондый иптәшләрчә уен шәһәребездә бишенче ел уза.

Уен сайлаучылар җыелма командасының җиңүе белән  төгәлләнде, аларга Кубок тапшырылды.

Матчта катнашучылар дипломнар һәм "Бердәм Россия" партиясеннән значоклар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International