Лениногорскида агымдагы мәсьәләләр буенча киңәшмә үтте

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә агымдагы мәсьәләләр буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә структур бүлекчәләр җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы оешмалары, банклар, коммерцияле булмаган оешмалар, нефть сәнәгате предприятиеләре, сәнәгать предприятиеләре, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт предприятиеләре, төзелеш оешмалары һәм сәламәтлек саклау, мәгариф, спорт һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

26 майда Лениногорск районы территориясендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегеннән кандидатлар билгеләү буенча алдан тавыш бирү уздыру мәсьәләсе буенча алдан тавыш бирү турында Лениногорск муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков мәгълүмат бирде.

Алдан тавыш бирү – Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда катнашу өчен кандидатлар сайлау ул. Алдан тавыш бирүдә сайлаучылар партиянең сайлау алды исемлеген үзләре формалаштыралар. Кандидатның башлангыч тавыш бирүдә уңышлы катнашуы партиянең барлык дәрәҗә сайлауларында кандидатны күрсәтү өчен мәҗбүри шарт булып тора.

26 майда тавыш бирү хокукына Татарстанның һәр кешесе ия. Тавыш бирү участокларда да, дистанцион рәвештә дә, электрон формада да үткәрелә. Онлайн-тавыш бирү «Бердәм Россия» алдан тавыш бирү сайтында үткәрелә https://pg.er.ru/. Сайтта тавыш бирү мөмкинлеге федераль дәүләт хезмәтләре порталында авторизацияләнгән сайлаучыларга бирелщ. Хисап участоклары турында мәгълүмат алдан тавыш бирү сайтында: https://pg.er.ru/.

Лениногорск районында алдан тавыш бирү 9 хисап участогында узачак: №1, №4, №5, №8нче мәктәп, Мәдәният сарае,  Ивановка авылы, Шөгер авылы, Сарабикол авылы, Түбән Чыршылы авылы. Алдан тавыш бирү буенча хисап участокларының эш графигы 8:00дән 20:00 сәгатькә кадәр. Белешмәләр өчен Телефон 8(85595) 5-16-11.

 

“Лениногорск” хәйрия фонды эшчәнлеге турында Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова сөйләде.

2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе турында Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Зөлфия Михайлова чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә, Лениногорск муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге чорга социаль-икътисадый үсеш стратегиясенә үзгәрешләр кертү эше алып барыла. Бүген Лениногорск районында яшәүче һәр кешегә аның киләчәген билгеләүдә катнашу мөмкинлеге бирелә.

Лениногорск муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге чорга социаль-икътисадый үсеш стратегиясе белән безнең районның рәсми сайтында сылтама буенча танышырга мөмкин http://leninogorsk.tatarstan.ru/rus/proektstrategija2030.htm. Тәкъдимнәр һәм инициативалар кертү өчен Лениногорск муниципаль районы сайтына (http://leninogorsk.tatarstan.ru/rus/) керергә кирәк.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов утырышта катнашучыларның игътибарын әлеге мәсьәләләрнең мөһимлегенә, чараларны тиешенчә үткәрүгә, соңгы кыңгырау һәм Сабан туе  милли бәйрәмен үткәрүгә әзерлек мәсьәләләренә юнәлтте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International