22 майда 13.00 сәгатьтә Лениногорск шәһәре администрациясе бинасында (25 нче кабинет) ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче мәсьәләләр, аерым алганда, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар буенча гражданнарны кабул итү үткәреләчәк.