Татарстан Росреестры Youtube каналында кадастр бәясен дәгъвалау турында

2019 елның 22 марты, җомга

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Youtube каналында кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турында бәхәсләрне карау комиссиясенә мөрәҗәгать итү тәртибен аңлатучы видеоролик урнаштырды. Әлеге роликта Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең күчемсез милекне кадастр бәяләве бүлеге җитәкчесе Алсу Сабирҗанова комиссиягә кем мөрәҗәгать итә ала, нинди срокта һәм нинди нигез булганда, дип аңлата.    Видеороликны сылтама буенча карарга була https://www.youtube.com/watch?v=3xUMfmA1Dec&t=13s.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның февралендә Татарстан Росреестры гражданнарга күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча оператив мәгълүмат бирү һәм консультация бирү өчен Youtube каналын эшләтеп җибәрде.  Татарстан Росреестры үз каналын ачып, гражданнар өчен тагын да ачык һәм үтемле булырга омтыла. Әлеге каналда иң актуаль темаларга интервьюлар урнаштырыла, күчемсез милек өлкәсендә закон үзгәрешләре яктыртыла, шулай ук гражданнарга консультацияләр үткәрелә.

Татарстан Росреестры каналына язылыгыз һәм күчемсез милек өлкәсендәге барлык вакыйгалар турында хәбәрдар булыгыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International