Лениногорскида Федорченколар гаиләсе Алтын туйларын билгеләп үтте

2018 елның 9 ноябре, җомга

7 ноябрь көнне Лениногорск ЗАГС бүлегендә Алтын туйларын билгеләп үтү тантанасы узды. Юбилярлар - Петр  һәм Татьяна Федорченко  гаиләсе. Бу көнне Петр Петрович һәм Татьяна Михайловна Алтын туйлары уңаеннан  килгән кунаклар, туганнарыннан, ЗАГС белгечләреннән котлаулар кабул итте. Алар шулай ук Почет кенәгәсенә имзаларын калдырды.Бүлек белгечләре бу гаиләгә нык сәламәтлек, бәхетле озын тормыш теләде һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миннигаләмова исеменнән юбилей таныклыгы тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International