Лениногорскига Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәтнең сатып-алуларны күзәтү бүлеге җитәкчесе Алмаз Яфизов килде.
Аның безнең шәһәргә беренче тапкыр гына килүе. Иң элек ул 6нчы мәктәп укучылар белән ачык дәрес үткәрде. Аннан соң администрациядә авыл җирлеге башлыклары, Башкарма идарә вәкилләре белән очрашты. Алар Алмаз Альбертовичка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.