Лениногорскида кулланучы кооперативлары булдыру буенча семинар үтте Анда Казаннан килгән вәкилләр, район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр катнашты. Аның барышында кооператив һәм фермер хуҗалыклары өчентехника һәм җиһаз алу өчен ташламалы лизинг программасы турында аңлаттылар. Кооператив эшчәнлегенең хокукый яклары, дәүләт тарафыннан ярдәм, милекне формалаштыру чыганаклары кебек сораулар каралды.