Лениногорскилының акчасын тотып калганнар, бу законлымы?

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

-Интернеттан энциклопедиягә заказ биргән идем, тик өй янындагы кибеттән шундый ук китапны арзанрак бәягә таптым. Интернет аша заказ биргәненнән баш тарттым, тик миңа акчаны тулысынча кайтармадылар. Сатучыдан бу турыда белешкән идем, ул  энциклопедияне мин яшәгән шәһәрдән кире урынына кайтарган чыгымнар тотып калынды, дип аңлатты. Аның гамәлләре дөресме?
-Әйе, бу гамәлләр законлы. Россия Хөкүмәте карары белән расланган кагыйдәләр буенча, сатып алучы товардан 7 көн эчендә баш тартырга хокуклы.  Аңа акчаны кире кайтарырга тиешләр, тик кайтарылган товарны кире урынына илтү өчен кирәкле чыгымнар тотып калына. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International