Яңалыклар

Галиева Нурсинәгә 90 яшь

16 март көнне авыл Советы hәм Лениногорск муниципаль районы исеменнән Урмышлы авылында яшәүче Галиева Нурсинә Габдулгазиз кызын 90 яшьлек юбилее белән котладык.

 


 

Халыкара хатын-кызлар көне

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан авыл мәдәният йортында әниләр катнашында КВН оештырылды.

 


 

«Туган якка солдат сәламе»

Урмышлы мәктәбендә, балалар бакчасында hәм авыл мәдәният йортында Армия сафларында хезмәт итүче авылдашларыбыз хатларыннан төзелгән «Туган якка солдат сәламе» исемле концерт үткәрелде. Ил чигендә сакта торучы егетләребезнең әти-әниләренә, туганнарына багышланган бәйрәмгә кунаклар шактый килгән иде. Укучылар солдат хатлары укыдылар, егетләрнең сагынычлы сәламнәрен, матур җыр-биюләр аша җиткерделәр.

 


 

Яна ел елкалары

Балалар бакчасында, авыл мәдәният йортында hәм мәктәптә Яңа ел елкалары бик күңелле hәм матур үтте.

 

 


 

Авыл мәдәният йортында «Яшь гармунчылар» , «Биючеләр» түгәрәге актив эшләп килә

 

 


 

Әниләр көне

25 ноябрь көнне авыл мәдәният йортында, мәктәптә әниләр көненә багышланган «Илгә - матурлык, җиргә – батырлыкны сез бирәсез, газиз әниләр» дип исемләнгән әдәби- музыкаль монтаж үткәрелде.

 


 

Балачакның имин юллары

Урмышлы авылы мәктәбендә 20 ноябрь көнне «Балачакның имин юллары» дип исемләнгән, бүгенге көн өчен актуаль булган темага очрашу үткәрелде. Очрашуда ТР ның "Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү" дирекциясенең Лениногорскидагы филиалы җитәкчесе Зөлфия Мөдәрис кызы Рахманова катнашты һәм чыгыш ясады. Ул укучыларны бүгенге көндә юлдагы хәлләр белән таныштырды, һәркемне юлда сак булырга өндәде.Соңыннан бу тема буенча нәфис фильм күрсәтелде.

 


 

Яңа Елховой авылында бик зур төзелеш эшләре башкарылды

Урмышлы җирлегенә караган Яңа Елховой авылында, НГДУ «Елховнефть» идарәсенә 50 еллык юбилей уңаеннан, бик зур төзелеш эшләре башкарылды. Яңа электр линияләр сузылып, ут лампочкалары куелды, сугыш кырларында ятып калган якташларыбыз истәлегенә обелиск яңартылды, агачлар утыртылды, авыл уртасында урнашкан «Мәхәббәт чишмәсе» төзекләндерелде. Авыл халкы исеменнән, барлык нефтьчеләребезгә, шәхсән «Татнефть» идарәсе башлыгы Р.Халимов чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез.

 

 


 

«Халкым минем» дигән музей ачылды

Урмышлы мәктәбендә тантаналы рәвештә «Халкым минем» дигән музей ачылды. Анда – Урмышлы авылында туган үскән куркәм кешеләр турында экспонатлар, тормыш юлы, биография, кызыклы материаллар, фотолар урын алган. Шулай ук, йөзгә якын гаиләнең шәҗәрәләре тупланган. Бу көнне Урмышлыга Казан, Әлмәт, Лениногорск шәһәрләреннән кунаклар, галимнәр килгән иде. Алар музейга бик югары бәя бирделәр.

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2024 елның 26 гыйнвары, 15:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International