Авыл җирлеге турында

 

Географик урыны Туктар Урдаласы авыл җирлеге Лениногорск шәһәреннән 50 км ераклыкта көньяк-көнбатыш юнәлешендә урнашкан. Климат уртача-континенталь. Уртача температура кышын -15-17С, җәен - +18С. Еллык явым-төшем – 450 мм. “Шушма” һәм “Инеш” елгалары ага, күпсанлы чишмәләр бар.
Карагай авылының көньяк-көнбатышында буа корылган, ул мелиорация максатыннан файдаланыла. Туфракның эчке төзелеше комлы, мәтеле-ташлыктан гыйбарәт.

Мәйданы, халыкның саны һәм составы:
Авыл җирлегенең мәйданы
– 590,09 га
Халык саны – 542 кеше:
Т.Урдаласы – 433;
Карагай – 109.

Эшкә сәләтлеләр – 347,
Пенсионерлар – 267,
Укучылар – 43,
Мәктәпкәчә яшьтәгеләр – 10.

Милләт составы:
татарлар – 99,6%
руслар – 0,1%,
чуваш – 0,3%

Кыскача тарихи белешмә
Урдалы авылына 1728 елларда нигез салынган. Карагай авылы 1921 елда барлыкка килгән. Авыл исеме нигез салучы Туктар һәм Урдалы елгасы исеме белән бәйле. 1930 елда беренче күмәк хуҗалык “Кызыл Орден” оешкан. (2010 елдан “Агрофирма Лениногорская” ҖЧҖ).

Төп социаль-икътисади күрсәткечләр
Авыл хуҗалыгы эшчәнлеген “Агрофирма Лениногорская” ҖЧҖ алып бара. Төп юнәлеш - терлекчелек һәм үсемчелек.

Авыл җирледәге оешмалар
ҖЧҖ “Агрофирма Лениногорская”

Адрес: Иске Иштирәк авылы, Школьная урамы, 14
тел.: 3-34-43
директор Ягафаров И.Ф.

Урдалы төп гомуми белем бирү мәктәбе
Адрес: Туктар Урдаласы авылы, Совет урамы, 92
тел.3-75-22
директор Хайруллина Р.З.

Мәдәният йорты
Адрес: Туктар Урдаласы авылы, Совет урамы, 103
тел. 3-75-20
директор Зәйнетдинова Г.А.

Фельдшер-акушерлык пункты
Адрес: Туктар Урдаласы, Совет урамы, 91
тел. 3-75-23

“Муса” кибете
Адрес: Туктар Урдаласы, Совет урамы, 63

“Байгушева” кибете
Адрес: Туктар Урдаласы, Совет урамы, 89

Истәлекле урыннар, күренекле шәхесләр
Авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы истәлегенә 2 һәйкәл куелган, Туктар Урдаласы һәм Карагай авылларында
Газизов Мәхмүт Миңнәхмәт улы – язучы, 1978 елдан СССР язучылар берлеге әгъзасы,
Сафуанов Рәис Зәки улы – Татарстанның атказанган нефтьчесе

 

Соңгы яңарту: 2020 елның 22 декабре, 11:41

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International