Авыл җирлеге турында

Табигый график яктан караганда Cугышлы авылы Кончыгыш Европа тигезлегенең көнчыгыш өлешенә, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының төньяк көнчыгыш өлешенә урнашкан.
Координартлары: көнчыгыш озынлык – 52 17
төньяк киңлек - 54 39
Авыл Саука, Ачы, Наратчагыл, Бөркет таулары арасына боргаланып аккан Шушма елгасы буенча урнашкан. Дингез өстеннән ин тубән урыны – 125м, ин биек урыны – 300м.

Безнең төбәкнең 1755 елда төшерелгән беренче картасында Сугышлының бүгенге урынында, ягъни урыслар Сугушлинка дип атаган елганың Урман Шушмасына кушылган жирендә авыл билгесен белдергән тамга ярылып ята. Димэк, бүгенге Сугышлы урынында авыл инде 1755 елга кадәр үк булган. Ул, элек үзенең «мулла кушкан» исеме белэн аталган – Нәдер авылы. Гади дә, матур да – күңелгә ятышлы исем. Ул безнең якларда 18 гасыр урталарында барлыкка килгән беренче нисбәтле рәвештә шундый исем калган.
Хәзерге Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай өлешчә Зәй һәм Сарман районнары җирләре, шулай ук Самара өлкәсенең Камышлы, Келәүле районнары җирләре – барысы да Нәдер Үрәзмәтовныкы булган. Инде әнә киң, иркен җирләрдә беренче татар авыллары барлыкка килгәч, Нәдер аларнын старшинасы булып калган. Үрәзмәтов кулы астындагы җирләрдә дегетле чишмәләр бар (архив документларына караганда, Нәдер старшина аларның дүртесен белә). Зиһенле һәм гыйлемле Урәзмәтов әнә шул дегетле чишмәләр янында Рәсәйдә беренче нефть эшкәртү заводы (сүз җир өстенә үзе саркып чыккан нефтьтән керосин алу турында бара) төзергә ниятли. 1729 елда Берг коллегиядән әнә шул эшенә рөхсәт тә ала. Нәдер старшина Шушма елгасы буендагы дегетле чишмәләрне һәм ташу сулары чыгарган битумлы комташларны да белә, әлбәттә. Нефть эшен кинрәк җәелдерү нияте белән, эшчеләрнен бер өлешен 1731 еллар тирәсендә Шушма буенда, хәзерге Сугышлыга күчерә. Шушма буендагы Нәдер авылы беренче тапкыр телгә алынган. Икенче (1746) һәм Өченче (1762) ревизия материалларында әнә шуны раслаучы юллар бар.
Инде анлашылганча, Нәдер Үрәзмәтов шушы төбәктәге өч авылны нигезли, шуларның берсе – Иске Нәдер дип атала. Ул безнең гасырның 20 елларыннан соң гына урысларга ияреп, “Сугышлы” дип рәсмиләштерелгән.
Бүгенге Сугышлы – райондагы төзек һәм күркәм авылларның берсе. Монда заманча авыл билгеләре булырлык бөтен нәрсә бар: Мәдәният йорты да, ике катлы мәктәп тә, мәчет, кибетләр дә һәм башка мәдәният-көнкүреш учрежденияләре дә. Төзек урамнар буйлап төзелгән торак йортлар да күз куанырлык.


Туган авылым – Сугышлым. Җәудәт Дәрзаман
Туган авылым, әй Сугышлым минем,
Җырларыма кучте кырларым.
Ләкин беләм, әле синең хакта,
Җырланмаган гузәл җыр барын.

Туган авылым, әй Сугышлым минем,
Тирә-ягың таулар, урманнар.
Алар сине ничә еллар инде,
Давыллардан саклап калдылар.

Ачы тавы, Атау, Наратчагыл,
Барыгыз да шундый матурлар.
Басып тора гуя тубәгездә,
Пугачевлар, Канкай батырлар.

Карамалы синең итәгеңдә,
Яшь Газинур басып уткәндер.
Чыбыркасын салып иңнәренә,
Җырлый-җырлый көту көткәндер.
Яшь гомерлэр бик тиз уткәндер,
Газинурлар яуга киткәндер.

Туган авылым, әй Сугышлым минем,
Улкайларың батыр тумыштан,
Мин ышанам, корыч хәйкәл булып,
Газинур да кайтыр сугыштан.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 20:49

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International