XVIII гасырның 40 нчы елларында Оренбургтан Бөгелмә аша Казанга уза торган Яңа Мәскәү юлы салына башлый. Андый зур төзелешкә, әлбәттә, эшче куллар кирәк. Олы юлда сак - кәрваннар булуы да фарыз. Безнең яңа күчеп килгән бабаларыбызга әнә шул җаваплы эшләр тапшырыла да инде.
Мәгәр эш моның белән генә төгәлләнми. Зур бер төбәктә күпләп гел татар авыллары гына туплануы Оренбург түрәләрен тәмам хафага сала.
1652-1658 елларда Кама аръягы хәрби ныгытмасы (Закамская засечная черта) салына. Идел буендагы Акъярдан Зирекле-Тиинск-Биләр-Яңа Чишмә-Кичу һәм Зәй аша Минзәләгә 450 чакрымга сузыла. Әнә шул телгә алынган кальгаларга стрелецлар итеп 1654 елда урыслар Смоленскины алганда әсир төшкән 478 гаилә шляхтичлар (поляклар) "мәңгегә яшәү өчен" җибәрелә.
1739 елда Оренбург (Җаек) хәрби линиясе төзелә башлагач һәм куәтле Җаек ныгытмасы барлыкка килгәч, Биләр, Чирмешән, Кичу, Зәй һ.б. кебек кальгалар үзләренең әһәмиятләрен югалталар. Оренбург наместниклары әнә шул иске кальгалардагы солдатларга игътибар итәләр дә инде.
Кама аръягындагы хәрби ныгымталардагы стрелецларның беренче төркеме урыслаша башлаган шляхтичлар 1738-1739 елларда Шушма елгасы буена, аңа Куак суы килеп кушылган җиргә кучереләләр. Әнә шуңа да авылга Куак дигән исем бирелә. Элеге тансык тәбияләр дәүләткә ясак түләмиләр. Шуңа да Беренче ревизия материалларында Куак авылында яшәүчеләр ясаклы татарлар исемлегендә телгә алынмыйлар. Аның каравы 1762 елда үткәрелгән Өченче ревизия документларыннан без Куак бистәсендә 210 йорт булып, 492 ир-ат һәм 581 хатын-кыз яшәвен ачыклыйбыз.
Куаклыларга, падишаһның сөйкемле сөякләре буларак, җирләр бик күп (җәяүлеләргә 20, атлыларга 55 дисәтинәгә кадәр) бирелә. Революциягә кадәр
басылып чыккан белешмәләрдән без Иске Куакның 8239 дисәтинә уңайлы һәм 457 дисәтинә уңайсыз җирләре булуын беләбез. Кыскасы, ул чакта хезерге Мичурино авылы җирләре дә Куакныкы булган.
Әмма әнә шундый иркенлек тә кысан булып тоела куаклыларга һәм Шушма буенда ярты гасыр чамасы бергә гомер сөргәч, авылны икегә бүләргә карар бирәләр. Шуннан инде халыкның бер өлеше Яңа Куакка (хәзер Самара өлкәсенең Шентала районында) күчеп китә. 1797 елда үткәрелгән Бишенче ревизия документларында без инде аларның икесенең ике авыл булуын күрәбез. Ләкин халкы бер җәмгыять итеп теркәлгән Иске һәм Яңа Куак авылларында 655 ир-ат һәм 755 хатын-кыз диелгән.
Иске Куакка аерым гаиләләр күчеп килүе аннан соң да тукталмый.
Яңа гасыр башында (1900 ел) биредә инде 314 йорт, 1 849 кеше (887 ир-ат һәм 962 хатын-кыз), чиркәү, ике мәктәп (земство, чиркәү-мәхәллә мәктәпләре), авыруларны кабул итү бүлмәсе (приемный покой), чәйханә, халык аеклыгы конторасы, май чыгару заводы, ике су тегермәне, пәнҗешәмбе саен базар, 1-4 октябрьләрдә ярминкә врач, фельдшер, акушерка, ветеринар, урәтник, 1 нче Бөгелмә урманчылыгының урманчысы бар. Аннан соңгы ун елда да Иске Куакта байтак кына үзгәрешләр сизелә: йортлар саны инде 353 кә җиткән, халкы 1 886 кеше. Авылда өченче мәктәп -халык мәгарифе министрлыгы мәктәбе, өченче тегермән, ссуда-саклык ширкәте идарәсе, ике призыв участогы, урманчыдан тыш янә урман кондукторы барлыкка килгән.
Иске Куакның җирләре күп була, дидек. Бу исә авыл крестьяннарына хөррәк яшәү мөмкинлеге бирә. Аларның күбесе чәчүлекләрен Сарабиккол һәм башка күрше авыллар татарларына тапшыралар (урыс урагына йөрү) һәм эшләми генә түбәгә төкереп яту ягын карыйлар.
1905-1906 елларда Иске Куакта әллә ни чуалышлар булмый булуын. Мәгәр монда үрәтникләр һәм стражниклар арта, становой пристав барлыкка килә. Ветераннарның искә төшерүләренә караганда, 1917 ел алдыннан Иске Куактагы жандармнар саны 19 га җитә. Хөкумәт түрәләрен 1905 елда Варваринкада һәм Кичүдә булып узган хәлләр куркуга салган, күрәсең.
1916 елда авылга империалистик сугыштан Владимир Максимович Жаков, Василий Устимович Трифонов һәм башка солдатлар кайта. Алар авызыннан
еш кына "Большевиклар әйтә..." дигән сүзләр ишетелә башлый.
Фронтовик солдатларның котыртулары эзсез калмый, 1917 елда, 17 мартта авылдагы полиция идарәсе куып таратыла, становой һәм стражниклар кайсы-кая качып китә. "Ирекле" гражданнарның беренче җыенында ук биш кешедән торган Совет сайлана. Советның старостасы итеп Василий Трифоновны сайлыйлар. Димәк, авылда гына түгел, бәлки бөтен төбәктә беренче Совет Октябрь революциясенә кадәр 6 ай элек үк Иске Куакта барлыкка килгән икән.
1917 елның октябрендә Иске Куакта авыл Советы рәсми рәвештә сайлап куела. Аның рәисе итеп Федор Феофанович Есипов сайлана. Авылда совет власте урнаштыруда урманчы Иван Кузьмич Мальковский зур роль уйный.
Беренче авыл Советы рәисе Ф.Ф.Есипов әнә шул тынгысыз эштә 1922 елга кадәр алыштырусыз эшли. Авылда колхоз оеша башлагач, беренчеләрдән булып күмәк хуҗалыкка керә, 1933 елдан алып 1947 елга кадер, иң хәтер һәм авыр елларда колхоз рәисе булып эшли.
Федор Есиповтан соң Иске Куак авыл Советы белен Егор Денисов, Степан Мальковский, Александр Чернышев, Николай Лапицкий һәм башкалар җитәкчелек итәләр. Биредә совет властеның беренче көннәреннән үк райондагы зур һәм күркәм мәктәпләрнең берсе эшләп килә.
1930 елда Куакта "Ленинский путь" колхозы оеша. Башлап аңа 29 хуҗалык: А.П.Есипов, Аркадий һәм Михаил Бобровлар, Д.Ф.Есипов, Н.Степанов, Ф.Ф.Есипов, В.М.Жаков һәм башкаларның гаиләләре керә. Күмәк хуҗалыкның беренче рәисе итеп Александр Петрович Чернышевны сайлыйлар. 1937 елда А.П.Чернышев Шөгердәге үзәк МТСы директоры итеп билгеләнә, аннан ВКП(б)ның Шөгер районы секретаре итеп сайлана, күп еллар буе партия-совет органнарында эшли. Эшчәнлегенең соңгы елларында ул -Удмуртиянең авыл хуҗалыгы министры.
Беренче колхозга Шушма елгасының аръягында иң яхшы җирләр бүлеп бирелә. Гомумән, Иске Куакка гел уңайга килеп тора: 1930 елда биредә райондагы беренче МТС оештырыла һәм ул беренче буразнасын "Ленинский путь" колхозында, хәзерге терлекчелек комплексы урнашкан, беренче елга янында сыза. Анда эшләүче механизаторларның күбесе Куак егетләре булалар. Станциянең тәүге механизаторы Анна Лапицкая, Сергей Дмитриев, Степан Жаков, Иван Мустаев, Михаил Мустаев, Михаил Шуманев, Василий Артемьев, районда беренче Ленин ордены кавалеры Василий Лопатин һәм башкалар туган авыллары кырларында гына түгел, төбәктәге башка колхозларда да бик теләп эшлиләр.
Иске Куакның карт-карчыклары 1937 елны әле дә хәтерлиләр. Ул елны колхоз һәм колхозчылар амбары ашлык белән тула, һәр хезмәт көненә 8 әр килограмм икмәк бирелә. Һәр гектардан 11,34 әр центнер бөртек җыеп алына. Монда колхоз белен 15 ел җитәкчелек иткән В.М.Жаковның өлеше зур иде.
Әнә шулай матурланып килгән тормышны явыз Гитлер башлаган сугыш харап итеп ташлады. Иске Куакның 360 ир-егете илне сакларга китеп барды, аларның 260ы яу кырында ятып калды. Авылда туып үскән Советлар Союзы Геройлары Иван Александрович Заварыкин белән Василий Иванович Яницкийлар исә районыбызның горурлыгына әверелделәр. Ул чакта тылда калучыларның хезмәте дә яу батырларының тәвәккәллекләренә тиң иде. Елена Денисова, Марина Стрелкова, Дарья Степанова, Дарья Есипова, Евгения Артемьева һәм башка дистәләрчә хатын-кызлар, мыеклары да чыкмаган яшүсмерләр көнне төнгә ялгап иген иктеләр, терлекләр үстерделәр.
Иске Куакның йолдызлы көннәре 1956 елдан, "Ленинский путь" колхозына рәис булып Габбас Кыям улы Гыйматдинов сайлангач башланды. Ул колхозчылар күңелендә өмет һәм ышаныч уятты. Шушма буендагы әрәмәлекне төпләп, киндер чәчүгә күтәрде, бер ел дигәндә хуҗалыкның кереме 1,5 миллионнан артып китте. Кыска гына вакыт эчендә заманча ике сыер абзары, механика мастерское салынды, авылга су кертелде, йортларга дәүләт электр челтәреннән ут керде. Соңрак Г.К.Гыйматдинов Норлат районында партия оешмасының беренче секретаре булып эшләде, аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелде.
Колхоз рәисе булып шушы төбәктә туып, үзе Иске Куакта үскән Вениамин Георгиевич Арютин эшли башлагач, хуҗалыкның уңышлары аеруча сизелерлек булды.
Күмәк хуҗалык елларында авылда бер дигән игенчеләр һәм терлекчеләр җитеште. Николай Сергеевич Пономарев - Татарстанның атказанган агрономы иде. Россия Федерациясенең атказанган механизаторы Иван Гаврилович Мустаев, Татарстанның атказанган зоотехнигы Гаян Шәрип улы Сабиров, республиканың атказанган механизаторы Василий Константинович Подсекаев, абруйлы съездларга делегат итеп сайланган комбайнчы Минсалих Хуҗи улы Хуҗиев, колхозның Ленин премиясе лауреатлары А.П.Богданова, О.А.Шипкова, А.И.Станюкова, М.Д.Ховратов, Н.Г.Федин, В.Плотникова, Хезмәт Кызыл Байрагы Ордены кавалеры Н.И.Мустаев, "Хезмәттәге батырлыгы өчен" бүләкләнгән П.П.Денисов һәм башкаларны әйтеп китәргә кирәк.
Бүгенге Иске Куакны иске дип әйтергә тел бармый. Халык мул тормышта яши монда. Күп еллардан бирле урта мәктәп эшләп килә. Педагоглардан Татарстанның атказанган укытучысы В.Я.Андреева, халык мәгарифе отличниклары А.П.Лапицкая, В.И.Пономарева, В.Ф.Коршин, халык мәгарифе осталары С.М.Мустаева, Т.А.Ионова, В.А.Балыкова, С.Ф.Верин, П.Ф.Есипов, П.М.Жакова, А.А.Артемьева, М.М.Денисова, Н.И.Моисенко, А.М.Есипова һәм башкалар яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керттеләр.
Авылда 1892 елдан бирле хастаханә эшләп килә. Ул анда 75 урынга кадәр киңәйде. Иске Куак авыл Советы территориясендә 30 нчы еллардан бирле җиләк-җимеш питомнигы эшләп килә. Биредә соңгы елларда гына да заманча мәдәният йорты, административ үзәк һәм башка объектлар, күп санлы торак йортлар салынды. Куак суын эчеп үскән ике язучы - Константин Николаевич Сушков белән Николай Кузьмич Тиханов белән авыл халкы горурлана.
“Шөгер төбәге - хәзинәләр чишмәсе”
Җәмит Рәхимов
Соңгы яңарту: 2020 елның 22 декабре, 11:27