Авыл җирлеге турында

Географик урыны
Яңа Иштирәк авыл җирлеге Татарстан Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Республикада рельеф буенча иң югары урнашучылардан берсе. Климат чамалы-континеталь. Кышын уртача температура -180С, җәен +200С. Еллык явым-төшем – 480 мм. Авыл җирлеге файдалы казылмаларга- нефть, газ һәм битум чыганакларына да бик бай, шулай ук төзү материалларыннан известь, доломит, балчык чыгарыла.
Яңа Иштирәк авыл җирлеге Иске Иштирәк, Иске Шөгер, Зеленая Роща авыл җирлекләре белән һәм Самара өлкәсе белән чикләшә. Авыл җирлеге территориясендә Яңа Иштирәк, Яңа Үтәмеш, Чияле тау авыллары урнашкан.

Муниципаль берәмлекнең мәйданы – 625,0 кв.км.
Халык саны – 684 кеше:

Эшкә яраклылар - 343 кеше, 
Пенсионерлар – 194 кеше,
18 яшкә кадәр балалар – 147.

Милләт составы:
татарлар – 97,3%,
үзбәкләр – 1,4%,
руслар – 0,7%,
башкортлар – 0,6%.

Кыскача тарихи белешмә
1736 елда авыл барлыкка килә. Беренче яшәүчеләр бүтән губерналардан күченүчеләр иде. 1930 елда “Кызыл Яр” колхозы оештырган, соңыннан 1950 елда “Кызыл Яр”, “Дерижабель” (Яңа Үтәмеш авылы), “9 Май” (Чияле тау авылы) “Татарстан” колхозына берләштергәннәр, 1959 елда “Татарстан” колхозын “Пролетарий” колхозы (Спиридоновка авылы) белән “Дуслык” колхозына берләштергәннәр. 1970 елда “Зеленая Роща” күмәк хуҗалыгы оештырыла, шуннан Спиридоновка авылы шул күмәк хуҗалыгы составына күчә. Яңа Иштирәк, Яңа Үтәмеш, Чияле тау авыллары “Дуслык” колхозы (Рәисе Галләмов Ә. В.) составында калалар. 1994 елда “Дуслык” колхозы “Дуслык” коллектив оешмасына үзгәрткәннәр. 1918 елда Яңа Иштирәк авылында авыл Советы оештырылган. 1995 елдан Яңа Иштирәк җирле үзидарә Советы, аның составына Яңа Иштирәк, Яңа Үтәмеш, Чияле тау авыллары керәләр. Үзәк – Яңа Иштирәк авылы. 2005 елдан “Яңа Иштирәк авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге.

Яңа Иштирәк авылы аша Шушма, Халик, Чат, Яман, Бөркет кулы елгалары агып узалар.
Халик
– көчле агымлы елга. Чишмәне Халик исемле кеше караштырган, шуннан елга исеме.
Чат елгасы – Иске Иштирәк һәм Яңа Иштирәк авыллары арасында урнашкан, шуңа күрә елганы Чат дип атаганнар.
Яман елгасы (куркыныч) чиста суы белән. Ләкин риваять буенча, әгәр дә аның суы белән юынсаң тире бозылыр дигәннәр, шуңа күрә шунда ук материал кисәген суга төшерергә кирәк булган. Авыру вакытларда әбиләр догалар белән дәвалаганнар.
Бөркет кулы (бөркет канаты) елгасы Яман елгасына кушыла. Элек елга янында күп бөркетлар бар иде. Бүгенге көндә аларны бик әз күзәтеләләр.

Тере” сулар чишмәләре
Муса чишмәсе исемле чишмә. Шул чишмәне Муса исемле кеше караштырган. Чишмә аның өе янында иде.
Бичура (мунча хуҗасы) чишмәсе җылы су белән, Шушма елгасына кушыла. Бичура җылыны ярата, шуңа күрә җылы су аркасыннан чишмәне шулай дип атаганнар.
Җиде күз чишмәсе – көчле агымы белән, суы каты, халык яшелчәләрне тозлаганда аның суы белән файдалана.
Күкертле чишмә – шифалы максатларда сөякләр авыртканда файдалана.
Салкын чишмә бик салкын суы өчен шулай атаганнар. Авылдан еракта урнашкан.
Сазлы чишмә. Суы йомшак. Чәчләрне юу өчен файдаланыла.

Төп социаль-икътисади күрсәткечләр
Авыл хуҗалыгы эшчәнлеген “Агрофирма Лениногорская” ҖЧҖ алып бара. Төп юнәлеш - терлекчелек һәм үсемчелек.

Авыл җирледәге оешмалар
ҖЧҖ “Агрофирма Лениногорская”
Адрес: Иске Иштирәк авылы, Школьная урамы, 14
тел.: 3-34-43
директор Шәйхуллин С.С.

Яңа Иштирәк төп гомуми белем бирү мәктәбе
Адрес: Яңа Иштирәк авылы, Ленин урамы, 34а йорт
директор – Хәмзина З.Х.

“Айгөл” шәхси кибете
Адрес: Яңа Иштирәк авылы, Шоссе урамы, 16а йорт
шәхси эшмәкәре Котлаева Р.А.

Истәлекле урыннар
Яңа Иштирәк авылында Екатерина II вакытында реставрацияләнгән күпер һәм юллар бар.
Яңа Иштирәктә солдат һәйкәле бар, Чияле тау авылында – обелиск, Яңа Үтәмештә – 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышына багышланган обелиск бар.


Соңгы яңарту: 27 февраль 2017, 13:43

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International