Авыл тарихы

1917 ел түнтәрелешеннән соң җир төп хуҗаларына – крестьяннарга кайтарылып бирелгәч һәм гади игенчеләр аның чын хуҗалары булып алган 20 нче елларда үзләре эшкәртә торган чәчүлекләргә якынрак күчеп утыру ягын каералар, яңача хуҗалык итүне отрублар алуда, ягъни вак-вак авылларга бүленеп чыгуда күрәләр.
Большевиклар да әлегә крестьяннарның бәләкәй авылларга аерылып чыгуларына каршылык күрсәтмиләр, ләкин аларга шундый шарт куялар: яңа урынга күчкәч, җирне бергәләп эшкәртү ширкәтләрен (ТОЗ), ягъни колхозларның киләчәк өчен үрнәкләрен (прообраз) оештырырга. Әнә шул елларда (1927-1928) безнең район территориясендә дә Восход, Карагай, Керкәле, Тукмак, Тактакуш, Урта Чишмә, Үрнәк, Сарабиккол Тукмагы, Бохар, Болгар кебек дистәләрчә бәләкәй авыллар барлыкка килә. Яңа сәясәт Иске Куак авылы крестьяннары күңеленә дә хуш килә һәм шундыйлардан алты гаилә авылның “Попово чаново” дигән чишмәсе янындагы җирләргә (хәзерге Мичурино авылы урнашкан урын, элек заманнарда хәзерге Мичурин исемендәге колхоз җирләре барысы да Иске Куакныкы булган) күчеп китә. Алар монда Красный Ключ авылын нигезлиләр. Тагы берничә елдан шуннан ерак ук булмаган урынга Мордова-Кармалка һәм Яңа Сережкино авылларыннан байтак кына крестьяннар күчеп киләләр һәм Черный Ключ авылын нигезлиләр. Бу ике авылда игенчеләр элеккечә аерым хуҗалык булып яши бирәләр.
1930 елда Шөгер районында беренче МТС белән бергә Красный Ключ һәм Чёрный Ключ авыллары базысында беренче совхоз да оештырырга карар ителә. Яңа эре хуҗалык савым кәҗәләре һәм сарыклары асрарга, сыр һәм брынза эшләпчыгарырга тиеш була. Шуңа да аны “Козовод”, татарлар исә “кәҗә совхозы” дип атыйлар. Яңа хуҗалыкта эшләр башта бик начар бара. Совхоз директорының урынбасары итеп моңа кадәр битум заводында директор булып торган Нигъмәтуллин билгеләнә. Шулай ук совхозга эшкә 10 коммунист, 20 комсомол һәм 100 эшче озатыла. Совхоз очен 200ләп баш ат та табыла.
Район җитәкчеләре күргән чаралар бик урынлы булып чыга, совхозда эшләр акрынлап җайлана. 1934-1935 елларга инде монда кәҗәләр саны 7 меңгә, сарыклар- 2 меңгә, сыерлар -1200 гә, атлар 660 башка җитә. Бер төрлекчелектә генә дә мең кеше эшли. Бу саннар инде Микоян исемдәге совхозның эре хуҗалык булып җитешүе хакында сөйлиләр. Хуҗалык инде Союз мастштабындагы “Брынзотрестка” әверелә. Ул җитештергән брынза Шентала станциясенә ташыла һәм чит илләргә дә озатыла.
Ул елларда Яңа Серёжкино, Ялтау һәм Алтунино авыллары җирләренең дә байтак өлеше “Брынзотрест” карамагында була һәм аның җирләре 4000 гектар тәшкил итә.
Әмма тораклар җитешми. Эшчеләр кысан баракларда, хәтта землянкаларда яшиләр. 1934-1935 елларда биредә тиф авыруы тарала. Эшләр шул хәлгә җиткәч, совхозга Мәскәүдән вәкил итеп Чижиков дигән кешене җибәрәләр. Зур төзелеш эшләре алып бару өчен, совхоз муеннан дәүләткә бурычка баткан икән. Чижиков бөтен әҗәтләрдән дә котылырга дигән карарга килә. Шул максат белән ул башта иң яхшы атларны, аннан сыерларны сата. Яңа директорның бу “эшчәнлеге” ачылганда инде совхозда сатар әйбер калмаган була. Хуҗалыктагы эшчеләр кайсы – кая качып бетә.
Таралып-тузып беткән совхоз базысында 1936 елда Микоян исемдәге колхоз оештырырга булалар. Аның беренче рәисе итеп Госман Вахитов сайлана, ә Чёрный Ключ авылында “Красная заря” колхозы оеша. 1950елда ул Яңа Серёжкинодагы “1май” колхозы составына кушыла, соңрак исә авыл Мичурин авылына күчерелә, халыкның бер өлеше Иске Куак авылына күчеп китә.
Яңа оешкан Микоян исемдәге колхозда 1937 ел башына инде 75 хуҗалык була һәм торак пункты Микоян авылы дип атарга карар бирелә. Ул Мордова-Кармалка авыл Советына карый.
Күмәкләшүнең беренче елында ук монда бик әйбәт уңыш җыеп алына һәм шуннан башлап Микоян районның орлыкчылык хуҗалыгына (райсемхоз) әверелә. Шук ул елда колзохда товарлык-сөтчелек, сарыкчылык һәм дуңгыз фермалары оештырыла. Бу хуҗалыкны һәр җирдә мактап кына телгә алалар. Шул ук утызынчы елларда авылда партия оешмасы барлыкка килә.
Сугыш башланыр алдыннан гына Микоянга колхоз рәисе итеп Шөгер районын оештыручыларның берсе Газизҗан Шакирҗановны (Иске Иштирәкнеке) җибәрәләр. Ул шушы авыл өчен, ил өчен иң авыр елларда колхозны 1947 елга кадәр җитәкли. Һәм райондагы иң яхшы рәисләрнең берсе булып таныла. Газизҗан Шакирҗанов эшли башлауга, сугыш кузгала һәм авылның иң яхшы егетләре яу кырына китеп баралар. Эшкә хатын-кызлар һәм үсмерләр җигелә. Газизҗан Шакирҗановның акыллы җитәкчелеге, Миңнегаян Хөснетдинова, Шәмсенур Гыйльманова, Маһинур Камалова, Сара Газизҗанова, Антонида Кузьмина, Миңсылу Гадельшина кебек күп уңган һәм булдыклы хатын-кызларның тырышлыгы аркасында Микоян исемендәге колхоз авыр сугыш елларында да бирешми.
“Тоташ колхоз” газетасының 1946 ел, 23 май санында кызыклы гына хәбәр басылган: Микоян исемендәге колхозда 200 урынлы яңа клуб салынган. Күп тә үтми колхозда дизель моторы ярдәмендә эшли торган электр станциясе сафка баса, өйләрдә радио сөйли башлый. 1958 елда Микоян исемендәге колхозга күршедәге “1 май” колхозы кушыла. Эреләндерелгән хуҗалыкка Мичурин исеме бирелә, аның үзәк утары да Мичурин авылы итеп үзгәртелә. 1960 елларда биредә авыл Советы оеша һәм аның рәисе итеп “1 май” колхозының элеккеге җитәкчесе Смирнов сайлана.
Ике кырчылык бригадасыннан торган Яңа Сережкино авылы XVIII гасырның җитмешенче елларында Чирмешән районындагы Иске Сережкинодан аерылып чыга. Беренче тапкыр ул, аерым авыл буларак, 1785 елгы Дүртенче ревизия документларында телгә алына: “Яңа күчеп килгән Сережкинода (ул ук Смолькино) 66 чукынмаган чуваш (ир-атлар). Архив кәгазьләреннән күренгәнчә, яңа авылны искесенә нисбәтле рәвештә Сережкино дип атаганнар, бер үк вакытта аны күченүне оештырып йөрүче хөрмәтенә Смолькино дип тә исемләгәннәр. Тирә-як татарлары исә аны үзләре җаена “Чәрүшкә” дип йөрткәннәр.
1864 елда пәйтәхеттә басылып чыккан белешмәдән күренгәнчә, XIX гасыр уртасында биредә 27 йорт, 210 кеше (107 ир-ат һәм 103 хатын-кыз) була, 1883 елга исә без икенче бер җелешмәдән авылдагы йортлар санының 106 , халыкның 626 җитүен күрәбез. Гасыр ахырына Яңа Сережкино чувашлары христианлык кабул итә башлыйлар. Яңа гасыр башында инде монда 144 йорт, 877 кеше (426 ир-ат һәм 451 хатын-кыз) һәм су тегермәне бар. Революциягә кадәр Яңа Сережкино авылы 2329 дисәтинә уңайлы һәм 129 дисәтинә уңайсыз җирләргә ия була. Авыл Мордова-Кармалка волостенә карый.
1918 елда Яңа Сережкинода, өязнең һәр авылында сыман ук, авыл Советы оеша, 1931 елда исә биредә “1 май” колхозы барлыкка килә.
Мичурин исемендәге эреләнгән хуҗалык элеккеге Микоян исемендәге колхоз тарадицияләренә тугрылыклы булып кала. Ул һаман да беренчеләр рәтендә атлый, югары уңыш белән мактала. Колхоз кукуруздан мул уңыш үстерүе белән аеруча дан тота. Бу яңа культураны игүче механизаторлар Шамил Зәйдуллин белән Ленин ордены кавалеры Александра Пантелеева исемнәре бөтен республикага мәгълүм була.
Авылга дәүләт электр челтәреннән ут кертелә, суүткәргеч салына, дистәләрчә яңа өйләр төзелә. 1968 елда биредә мәдәният йорты файдалануга бирелә, 1972 елда исә Яңа Сережкино авылындагысы да сафка баса.
Авылда башлангыч мәктәп әле совхоз оешкан елда ук ачылган була. Соңрак ул тулы булмаган урта мәктәпкә әверелә. 1964 елда авылда заманча мәктәп бинасы салына һәм ул урта мәктәп итеп үзгәртелә.
1961 елда хуҗалык тагы да эреләндерелә, аңа күршедәге “Победа” колхозы да (Мордова-Кармалка) кушыла. Әмма эшнең рәте булмый, Мичурин исемендәге колхоз артка тәгәри башлый. 1973 елда Мордова-Кармалка янә үзбаш колхоз булып аерылып чыга.
Составында ике авыл калган Мичурин исемендәге колхозда рәис булып Исхак Әюп улы Садриев эшләгән елларда Мичурин исемендәге колхоз үзенең икътисадый куәтен күрсәтеп ала әле.
Туксанынчы елларда хуҗалыкларны күләмнәре буенча элеккеге хәлләренә кайтару процессы Мичурин исемендге колхозга да кагылмый калмый. Яңа Сережкинода элеккеге исеме белән мөстәкыйль колхоз оеша. Мичурин колхозы да утызынчы елгы кысасына кайтып кала.
Мичурин авылының 89 ир-егете фронтка чыгып киткән. 54 кеше кире әйләнеп кайтмаган. Илебезнең бәйсезлеге, халкыбызның азатлыгы, киләчәк буыннарның бәхете өчен алар башларын салган.
Сүзебезнең ахырында Мичурин исемдәге колхоз сыман тәртипле һәм төпле хуҗалыкта хәрби командир Виталий Раевский, Н.А.Моисеев, К.Н.Ванюков, З.Х.Хөснуллин, М.Ш.Шафиков, И.Ә.Садриев, Н.Г.Смольков, Р.Х.Хамидуллин, М.С. Абдрафиков кебек нык куллы, тырыш хуҗалык җитәкчеләре тәрбияләнүен дә әйтеп китик.

(Җ.Рәхимов “Шөгер төбәге – хәзинәләр чишмәсе”)

Соңгы яңарту: 22 декабрь 2020, 10:18

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International