Авыл җирлеге турында

Географик урыны
Кармалка авыл җирлеге Лениногорск шәһәреннән 60 км ераклыкта урнашкан. Еллык явым-төшем 432 мм.
Кармалка авыл җирлеге Сарабиккол, Иске Кувак, Мичурин авыл җирлекләре һәм Чермешән муниципаль районы белән чикләшә.
Авыл җирлеге составына Мордва Кармалка авылы керә.

Авыл җирлегенең мәйданы – 503 га

Халык саны – 396 кеше
Хезмәткә яраклы кешеләр – 182
Пенсия яшендәге кешеләр – 165
Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар – 53

Милләт составы:
мордва – 87%
руслар – 7,4%
татарлар – 3,5%
чувашлар – 1,1%

Кыскача тарихи белешмә
Бүгенге өйләр һәм корылмалар урыннарда элек урман иде. Авыл тирәсе тауларда һәм елга буйлап уйсулыкларда куатле карамалар үсә иде. Алардан Карамалка исеме килеп чыкты – “кара агач”. Урманнан Сарабиккол авылына таба Шушма елгасы ягыннан чыгарга мөмкин иде. Авыл үзәгендә чиркәү торган урында күл булган. Бу хәлгә раслау табарга мөмкин, өске җир катламасын алсаң. Бүгенге зират урынында элек алан булган...
1763 елда авыл җирлеге барлыкка килә. Беренче яшәүчеләр Пенза, Саратов өлкәләреннән, Мордовиядән килгәннәр.
1973 елда “Җиңү” күмәк хуҗалыгы оештырыла, 2005 елдан “Җиңү” ҖЧҖ.

Авыл чишмәләре
1.Изге чишмә Кармалка елгасының чыганагы, “Вере лисьма пря” (“Өске чишмә”), алга таба чишмәләр елгага кушылып агалар, “Пальянь лисьма пря”, “Кавто Ивант”. Пальянь – бу исем. Ике Иван – үз куллары белән чишмәне ясаганнар. “Паулынь лисьма пря” чишмәсен Бабакаев Павел Кузьмич тәртипкә китерде. Бүгенге көндә скважина бораулаудан соң бу чишмә эчү өчен яраксыз. Биегрәк, 20 метр аша Смирнов Михаил Петрович чишмәне ачты. Чукындыру көнендә бөтен авыл яшәүчеләре чишмәдән изге су алалар һәм коеналар. Иске гадәт буенча Смирнов Иван Михайлович – Смирнов Михаил Петрович улы, Иван Бабакаев, Смирнов Иван Петрович һәм башкалар кышын юл ясыйлар.
Авыл җирлеге артыннан Иске Кувак авылына таба шундый чишмәләр ага:
1.”Моисей лисьма пря”. Анда Моисейның үз умарталыгы булган. Бүгенге көндә бу чишмә тәртиптә. Мальковский К.С. “Җиңү” КП рәисе булганда аны карады һәм тәртипкә китерде. Чишмә Иске Кувак авылына таба беренче чокырга “Первый латко” кушыла (“латко” – чокыр).
2.”Ком чишмә” чишмәсе (“Песок ведь”). Бу төп чишмә. Моннан бөтен авыл халкы су ала. Анда каптаж, резервуарга су сала торган насосная бар, ә аннары үз җае белән авылга ага.
3.Минерал чишмә – күкерт суы. Бораулаудан соң калды, “Ком чишмә” сеннән тәбәнәгрәк урнашкан.
4.Лагеркага таба “Охрем лисьма пря”, “Балтай лисьма пря” чишмәләре бар. Охремда умарталык бар иде. “Балтай лисьма пря” чишмәсе янында Стенькин И.С. бабайның умарталык булган. Раскулачивание вакытында алар эшләрне туктадылар. Кешеләрне чыгардылар, ә умарталыкларны күмәк хуҗалыгына берләштерделәр.


Авыл җирлегендәге оешмалар, учрежденияләр:

1) ООО "Сатурн-Урал", М.Кармалка отделениясе
Сарабикулово авылы, Хакимов Р.М.

2) Кармалка авылы мәдәният йорты
Мордва Кармалка авылы, Тау урамы, 33 йорт
тел. 3-60-55,
Кудашова В.Г.

3) Кармалка урта гомуми белем бирү мәктәбе
Мордва Кармалка авылы, Мәктәп урамы, 29 йорт
тел. 3-60-90
Звонарева Г.Х.

4) Кармалка авылы почтасы
Мордва Кармалка авылы, Геодезия урамы, 39 йорт,
тел.3-60-67
Кириллова П.А.

5) Кармалка авылы ФАПы
Мордва Кармалка авылы, Геодезия урамы, 38а йорт,
тел.3-60-87
Исламова Г.И.

6) Кармалка авылы китапханәсе
Мордва Кармалка авылы,Тау урамы, 33 йорт,
Макарова Е.П.

Кибетләр:

“Виктория” кибете
Мордва Кармалка авылы, Геодезия урамы, 30 йорт
ИП Гунчин Н.Н.


Истәлекле урыннар һәм күренекле шәхесләр
Кармалка авылында ел саен милли бәйрәм “Балтай” уза.
Риваять буенча, йөз ел элек Мордва Кармалка янында урманда бер бабай-дәрвиш урнашкан булган. Аны Балтай дип атаганнар. Бер көнне ялгыз гомердән аргач, ул авылга бала-чаганы юатырга дип килә башлаган: алар белән төрле уеннар уйнарга, җырлар җырларга, өрәңге яфраклары белән аюларга бизәнәргә, көләргә, су белән чәчрәтергә. Ата-аналар бу вакытта кырда эшләгәннәр, балаларны караштыргаларга вакыты булмаган. Балалары Балтай бабайның күзәтү астында булуга ата-аналар шат булдылар. Өрәңге яфракларга бизәнү нияте аларга ошады. Шуннан алар язгы чәчүне бетергәч Троицадан беренче ял көнендә “Балтай” бәйрәмен уздырырга дип уйлаганнар. Бәйрәмдә игътибар үзәгендә аю. Аның холкы мордва холкы белән охшаш: салмак, тынычлы (чакларга кадәр), сәламәтле, куатле. Ләкин аны ачуландырсаң ул ачуын кабарта ала. Мордва халкы да шулай ук: юкка үпкәләтми, вак-төяк аркасыннан кабынып китми, эштә чыдамлылар. Ләкин аларны тигезләнештән чыгарсаң, мордва агрессив булырга да мөмкин.

Соңгы яңарту: 25 гыйнвар 2016, 10:09

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International