Авыл җирлеге турында

Бай тарихка ия булган, гүзәл чишмәләре белән Татарстанга дан тоткан Керкәле авылы район үзәгеннән 27 км ераклыкта табигатьнең иң матур җиренә урнашкан.Дүрт ягы биек таулар,урманнар белән уратып алынган. Үзәнлектән боргаланып-боргаланып Шушма елгасы ага. Шул елгада һәм инешләрдә көмеш сыман гәүдәсенә зәңгәр таплар төшерелгән балык –Керкә/форель/ балыгы бик күп булганлыктан, авылга Керкәле исеме бирелгән.
Керкәле авылы составына аз йортлы Тукмак авылы да керә. Җәмит Рәхимовның “Заман сулышы” газетасында басылып чыккан “авыллар тарихы” дип аталган мәкаләсендә /1994 ел №35-37/ Керкәле авылына 1728-1745 елда, ә Тукмак авылына 1922 елда нигез салынганлыгы әйтелсә дә, риваятьләр һәм сакланып калган 19 гасыр азагына караган кулъязма дәфтәрдәге язмалар Керкәле авылына беренче нигез салыну 1552-1590 еллар туры килүе турында сөйли.Кулъязма дәфтәр озак еллар буе кулдан –кулга күчеп йөри. 1987 елда Керкәле авылында яшәгән,озак еллар укытучы булып эшләгән Гайсина Кәримә апа бу дәфтәрне архивка бирү нияте белән алып китә һәм дәфтәр югала. Кулъязманы үзләре күреп,укып, танышып чыккан кешеләр,аның эчтәлеген яхшы хәтерлиләр. 1992 елда авыл советы авылга нигез салынуының 400 еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үтте. Шундый бәйрәм үткәрү җирле халыкның тарихын яхшы белүе турында дәлил булып тора.
Кулъязмада Керкәле авылы тарихы турында түбәндәге мәгълүматлар бирелә. ”Керкәле авылына беренче нигез салучы Мөэмин карт үзенең гаиләсе һәм якыннары белән 1552 елда Иван явызның гаскәрләренең чукындыруыннан качып Казаннан Кама аръягына чыгып, кеше йөрми торган сазлыкка, куе урманлы, биек таулы җиргә урнашалар. Алар шалашлар корып яши башлыйлар. Урманнан тамыр азыклар, җиләк-җимеш белән туклананлар, елгадан балык тоталар. Соңрак, тау астында сазлыклар кибә башлагач, шунда төшеп йортлар төзиләр һәм шунда яшәп калалар.” Кулъязмада күп кенә тарихи вакыйгаларга да урын бирелә. Пугачев восстаниесе, сәнәк сугышлары турында сөйләнә.
Вакыт узган саен авыл әкренләп үсә.Табигый туу исәбенә генә дә түгел, яңа күчеп килүчеләр исәбенә дә. Тарихи язмаларда һәм докуменларда элек Аналыкта /хәзерге Федотовка авылы/ яшәгән Кармыш төбенең, Риза Фәхретдиновның ерак бабасы Юлдаш Ишкәевның Керкәлегә күчеп утыруы мәгълүм. 1861 елгы реформа алдыннан /1859 ел/ Керкәледә 99 йорт, 336 ир –ат һәм 339 хатын – кыз, мәчет теркәлгән. 19 гасыр азакларында Керкәледә һәр дүшәмбе саен базар һәм елга ике мәртәбә /22 гыйнварда, 22 сентябрьдә/ ярминкәләр үткәрелә башлый. Бу исә авылның тагын да үсеп, киңәеп китеүенә китерә. Йортлар саны 275 кә, халкы 1342 кешегә җитә. Авылның мәчете һәм су тегермәне була.
1910 елда авылда 451 йорт,1125 ир –ат һәм 1131 хатын –кыз, 3 мәчет һәм 3 су тегермәне була, 1917 елда авылда дүртенче мәчет салына. Димәк, Керкәле авылы бай тарихка ия булган башка авыллардан үзенең базары һәм ярминкәсе белән аерылып торган төбәктәге зур татар авылларының берсе.
Керкәле авылы совет власте урнашу чорында
Керкәле авылы халкы 20 гасыр башында берничә катлауга бүленә: байлар, урта хәлле крестьяннар һәам ярлылар. Шул чордагы, еллардагы Керкәлене күреп белгән Барый ага Нәдершин истәлекләреннән: “... Революциягә кадәр Мостафа Булатовның гына 3 өе, 3 амбары, кибете, 80 баш умартасы, 6 аты, 4 сыеры, 30 сарыгы һәм 20 дисәтинә җире булган.Өйләре, бөтен каралты курасы калай белән ябылган. Әлеге бай абзыйның 2 хатыны, 3 ялчысы бар иде.”
Совет власте урнашу чорына кадәр 4 мәчете, 3 тегермәне булган Керкәле авылында тормыш тигез булмаган. Авылларда караңгылык, ярлылык та зур урын алып торган.
Керкәле авылы гражданнар сугышы чорында 3 – 4 тапкыр кулдан – кулга күчә. 1919 елның җәендә сәнәк сугышы башлана. Керкәле авлының байлары, кулаклары халыкны Совет властена каршы өндиләр. Фетнәчеләр сәнәкләр белән коралланып авылдан – авылга йөреп коммунистларны, укытучыларны үтерәләр. Сәнәк сугышы 10 көнгә якын бара.
Халык 1921 елдагы ачлыкны да бик авыр кичерә, бик күп кеше ачтан үлә. Балаларны ачтан үлмәсен дип Украинага озаталар, калганнары өчен ашханә оештырыла. “1921 – 22 елларда илдә көчле ачлык булу сәбәпле хөкүмәт татарфыннан мәктәпләр каршында помгол /помощь голодающим/ ашханәләре ачылды” - дип яза авылның беренче укытучысы Гата Һилалов.
1922 елда җирне бергәләп эшкәртү ширкәте оештырыла. 1923 елларда алар күчеп китеп Керкәле авылыннан 6 чакрым ераклыкта Тукмак авылы барлыкка килә. Ләкин 1928 елның көзендә Тукмак авылында янгын чыгып, беренче янгында 32 йорт, икенчесендә 6 хуҗалыктан бернәрсә калмыйча янып бетә. Янучыларга хөкүмәт акчалата ярдәм иткәнгә, бу хуҗалыклар тиз аякка бастырыла.
1930 елда Керкәле авыл советыннан 15 кешедән торган депутатлар күмәкләшү буенча зур эш башлап җибәрәләр. Колхоз оеша башлый.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Керкәледән 510 кеше, кулларына корал алып, илне саклаучылар рәтенә баса./Сугыш кырында 240 кеше ятып кала/ Тылдагылар да сугыш чоры йөген зар - моңсыз күтәрәләр.
Сугыштан соң Керкәле халкы бөтен ил белән бергә, җимерелгән хуҗалыкны аякка бастыра.
Авылның мәдәни тормышы. Халык мәгарифе
Революциягә кадәр безнең төбәкләрдә эшләр халык мәгарифе өлкәсендә мактанырлык булмый, халык бигрәк тә урыс телен белмәүдән интегә.
1910 елда, Тымытык мәдрәсәсен тәмамлап кайтканнан соң Гата Һилалов/беренче укытучы/ авыл читендәге бер өйдә мәктәп ачып, балалар укыта башлый. Дин сабагы белән рәткә татар теле, тарих, математика, физика кебек фәннәр дә укытыла башлый. Икенче елны мәктәптә укырга теләүчеләр саны икеләтә арта. Халык җыелып мәктәп өчен яңа өй сала. Анда укулар матур гына бара, китапханә туплана, әдәби кичәләр оештырыла. Әмма дингә каршы сөйлиләр, кызларны аздыралар икән дип, мәктәпне туздырып ташлыйлар.Шуннан соң авыл халкы исеменнән үтенеч языла, мәктәпне законлаштырмакчы булалар.1920 елда гына уку яшендәге 240 баланың 115 ен туплап, мәктәптә укуларны башлап җибәрәләр. Әмма шул ук елны башланган котычкыч ачлык эшне өзә, уку мәшәкатен башка хафалар күмеп китә.
1924 елда мәктәптә янә уку оештырыла. Авылдагы халык мәгарифе дә үсә, ныгый бара.1926 – 1927 елларда Керкәледә беренче ике пионер, ә 1929 елда беренче пионер оешмасы барлыкка килә. 1937 елда ике катлы мәктәп бинасы салына, халык мәгарифе ныгып җитә.Бүгенге көндә Керкәле авылында яңа мәктәп бинасы төзелде. Авылда 346 хуҗалык, 862 кеше яши.




Соңгы яңарту: 21 февраль 2019, 10:35

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International