Музей турында


 

1983 нче елның 29 нчы августында, Лениногорск шәһәре һәм район депутатлары советы тарафыннан Революция һәм Сугыш даны музеен ачырга карар ителә. Экспозицияләр өчен элеккеге тулай йортның икенче этажы бирелә. Музейның ачылу тантанасы исә 1895 елының 8 нче маенда уза.

1987 елга кадәр музей ветераннар советы җитәкчелеге астында эшли, ә 1987 елның декабырендә анарга гомумшəhəр (район) дәрәҗәсе бирелә.
Музей сугыш һәм хезмәт ветераннарының инициативалары һәм экпонатларны җыю буенча җентекләп үткәрелгән эш аркасында барлыкка килде.

Музейның иң башлангычында шәһәр һәм район ветераннары советы җитәкчесе, кутәренкеле һәм актив булган кеше – Кашап улы Киям Гәлләмов торган. Музейның беренче мөдире булып та ул эшләгән. Бар эшләрендә исә, анарга сугыш ветераннары Ю. Юнусов, М. Валиев, К. Халиков, Г. Дросков, П. Мишакин, А. Нагимов, Ф. Назмиева һ.б. ярдәмче булып торганнар.
1991 елның 2 нче декаберендә, Татарстан Республикасы мәдәният министырлыгының 261 нче номерлы әмернамәсе белән, Музей Милли музейның филиалы итеп билгеләнә.
Ветераннар революция, граждан һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылары турында бик күп мөhим мәглүмәт туплый алдылар. Шуңа күрә, беренче елларда , музейнын төп тематикасы булып алар торган. Шул ук вакытта, музей хезмәткәрләре, тарихи тематиканы киңәйтү максты белән, фондларны этнографик коллекцияләре белән тулыландырырга тырышканнар.
Шулай итеп, соңыннан, музейның да исемен алыштыру соравы килеп туа. Татарстан Республикасы мәдәният министырлыгының 05.07.2005 елның 265 номерлы әмернәмәсе белән, музейга «Туган якны өйрәнү музее» исеме бирелә.

Музеның 30 ел эчендә эшләгән мөдирләр исемлеге:

 

 

Мөдир  итү  еллары

1.        

Галлямов Киям Кашапович

1985-1992ел.

2.        

Замалетдинова Гульгина Бариевна

1992-1995ел.

3.        

Тухватуллина Луиза Хабибулловна

1995-1997ел.

4.        

Галиев Марсель Мадиярович

1997-2002ел.

5.        

Никулина Александра Викторовна

2002-2004ел.

6.        

Галиева Нэля Назифовна

2004 – бүгенге көнгә кадәр


Оешманын максаты булып, татарстан Республикасынын һәм регионыбызның тарихи, мәдәни һәм табигый мирасларын саклау, өйрәнү, һәм популяризацияләү, халыкның эстетик ихтияҗларын формалаштыру һәм канəгатьлəндерү булып тора. Музей мәдәни һәм табигый комплексларын өйрәнү һәм гамәлгә ашыру буенча федераль, республика, район һәм милли программаларда катнаша; тарихи белемнәрне пропагандалау, район һәм регион халкын милли һәм бөтендөнья мәдәнияты белән таныштыру, патриотик, эстетик, һәм əхлакый тәрбия бирү; дәүләти булмаган музейларга карата методик җитəкчелек алып бара.

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 10:41

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International