
Лениногорск Мәдәният сарае - шәһәребезнең төп мәдәният үзәге. Хәзерге вакытта Мәдәният сараенда 61 клуб эшчәнлеге оештырылган.
Балалар һәм яшүсмерләр, шулай ул олы яшьтәге кешеләр өчен төрле иҗади оешмалар эшли.
Мәдәният сарае җитәкчелеге һәм аның иҗат хезмәткәрләре үзләренең эшләрендә берничә төп юнәлешкә басым ясыйлар:
Балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү:
-халык иҗатын һәм милли мәдәниятне үстерү;
-яшьләр өчен сәламәт яшәү рәвешен , буш вакытны матур итеп үткәрүнең яңа формаларын пропагандалау;
- иҗади сәләтле шәхесләрне табу һәм үстерү;
-яшьләрне мөмкин кадәр күбрәк үзешчән сәнгатькә, спорт секцияләренә, клубларга тарту.
Олы яшьтәге кешеләр белән эшләү:
-үзешчән сәнгать төркемнәре оештыру, халык иҗатын үстерү;
-халык гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, күмәк ял итү фомаларын оештыру;
-бер-берсе белән аралашу өчен шартлар тудыру;
-олы яшьтәге кешеләрнең иҗади мөмкинчелекләрен ачу һәм камилләштерү.
Мәдәният сараенда – 460 урынлык зур зал, 2500 сәхнә киемнәрен сыйдырган костюмнар бүлмәсе (80 кв.м.), хореография коллективлары өчен 3 репетиция залы, “Надежда” халык ветераннар хоры өчен зур бүлмә, “Эрзянка” мордва фольклор коллективы, “Шура хуран” чуваш фольклор коллективлары өчен бүлмәләр. “Убежище-55» - рок-клубы, «Барби», «ФМ» студияләре, “Ядъкәр” татар вокал студиясе, “Сүнмәс ялкын” фольклор коллективы – боларның һәрберсенең җиһазландырылган үз бүлмәләре бар.
Мәдәният сараеның шундый заманча материаль-техник базасы булуы , балалар , яшьләр һәм олы кешеләр белән унышлы эшләргә мемкинчелек бирә .
Мәдәният сараеның үзешчән сәнгать коллективлары, аерым башкаручылар шәһәр , район, региональ, зональ, республика һәм Россия күләмендәге конкурсларда, фестивальләрдә даими катнашалар.
Мәсәлән : Республика күләмендә телевизион “Созвездие-Йолдылык” яшьләр эстрада сәнгате фестивале ; балалар иҗаты региональ фестиваль «Рухият» ; Башкортостан Республикасы Бирск шәһәрендә эстрада җыр һәм бию “Бөтен Россия” фестиваль конкурсы “Крещенские морозы», традицион шәһәр конкурсы “Лениногорская звезда” һ.б.
Мәдәният сараеның өлкән яшьтәге халык коллективлары да актив иҗади тормыш белән яшиләр.
Чуваш фольклор ансамбле “Шура хуран” - “Чуваш сандугачы” республика конкурсында, “Учук” йола бәйрәмендә , “Уяв” республика чуваш мәдәнияте бәйрәмендә, шәһәр һәм район конкурсларында һәрвакыт катнаша.
Мордва фольклор ансамбле «Эрзянка» Татарстан республикасының 90 еллыгына багышланган «Татарстан наш общий дом», Республика көненә багышланган бәйрәмдә (“Крутушка” санаториясе) катнашты. Бу ансамбль һәр елны Мордовская Кармалка авылында “Балтай” исемле йола бәйрәме оештыра.
“Надежда» халык ветераннар хоры (җит.Мирзиянова Ф.Н.) иң күп санлы һәм иң актив коллективларның берсе.
Бу хор Мәдәният сарае сәхнәсендә еш чыгыш ясый. Аны мәктәпләр, предприятияләр үзләренең бәйрәмнәрендә чыгыш ясарга чакыралар. Хор коллективы Республикада ветераннар өчен оештырылган барлык конкурслар , фестивальләрдә катнаша.
Мәдәният сараенда үзенең 55-еллык юбилеен билгеләп үткән иң өлкән коллективларның берсе - татар халык драма театры (җит. Сафиуллина М.Г.). Бу коллективның спектакльләрендә зал һәрвакыт халык белән тулы була.
Өлкән яштәге халык коллективлары үткәрә торган чуваш, мордва , татар, рус “аулак өйләренең” дә үз тамашачылары бар.
Мәдәният сараенда балалар, яшьләр белән эшләүгә аеруча игътибар зур.
Алар өчен хореографик коллективлар эшли:
“Империя”, “Пируэт”, “Желание летать”, “Астра”; җыр яраткан балалар “Талант” , “Барби” , “FM” , вокаль студияләрендә шөгылләнәләр; КВН клубы бар, а спорт залы каратэ белән шөгылләнергә теләгән балаларнын барсын да чакыра.
Мәдәният сараеның залында шулай үк нәфис һәм документаль фильмнар , балалар өчен мультфильмнар күрсәтелә.
Бу фильмнарның тематикасы күп төрле . Алар арасында эчүчелек, наркомания, тәмәке тартуга каршы профилактика темалары да бар. Еш кына фильм башланыр алдыннан балалар, яшүсмерләр каршында прокуратура , ГРОВД хезмәткәрләре, психолог, нарколог әңгәмә үткәрәләр.
Ел саен сәламәт яшәү рәвеше буенча айлык үткәрелә: “Наркотикларсыз тормыш”, “Яшүсмерләр һәм закон” , “Игътибар-ут!”, “Тәбигать һәм без” һ.б.
Хәрби –патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә. “Туган җирем Татарстан” кинодекадасы үткәрелә. Казан халыкара фестиваленең ин яхшы мөселмән кинолары күрсәтелә.
Күчмә кино күрсәтү хезмәте 24 авылны үз эченә ала. Кайбер категория гражданнар киноларны бушлай карый.
2013 ел нәтиҗәләре буенча күчмә кино-видео-күрсәтү хезмәте буенча Мәдәният сарае Республика буенча 3-нче урынга, Татарстан Республикасы коньяк-көнчыгыш регионы буенча 1-нче урынга чыкты.
Соңгы яңарту: 2018 елның 20 сентябре, 16:07