Яңалыклар

Сабантуй!!!

      Иске заманда Сабантуй бәйрәме зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә хәзерлек эшләре озак барган. Кыш буена хатын-кызларыбыз бәйрәмгә бүләк әзерләгән, теккән, чиккән. Яз җитү белән малайлар йомырка, ә егетләр сөлге җыйган. Милли бизәкләр белән чигелгән сөлге иң кадерле бүләк булып саналган. Сөлге җыю, гадәттә, җыр-бию, уен-көлке белән бергә алып барылган. Бүләкләр колга башына эленгән, ә кайчакта егетләр үзләрен урап бәйләп куя торган була. Үзенә күрә Сабантуй шурасы булып саналган аксакаллар, ярышлар вакытында тәртип саклаган һәм җиңүчеләрне бүләкләү өчен жюри әгъзаларын билгеләгән. Бәйрәмнең кульминациясе - мәйдан. Биредә йөгерү, сикерү, милли көрәш буенча ярышлар, ат чабышлары үткәрелгән.  Безнең авылыбызда да татар халкы милли бәйрәме кирәкле дәрәҗәдә елда үткәрелеп тора.

  

  

  

  


Республика киңәшмәсендә безнең район фермеры, шәхси хуҗалык, авыл башлыклары бүләкләнде

 

Әлки районында узган авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү республика киңәшмәсендә безнең район делегациясе дә катнашты.

Киңәшмә азагында бүләкләүләр булды. "Иң яхшы авыл җирлеге" номинациясендә Мичурин авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Иванова  һәм Кирлегәч авылы җирлеге башлыгы Сәрия  Сәлахова   бүләкләнде. 

"Иң яхшы гаилә терлекчелек фермасы" номинациясендә Кирлегәч авылы КФХсы җиңеп чыккан, аның җитәкчесе Зөлфия Хәйбриевага диплом тапшырылды.  "Иң яхшы шәхси хуҗалык" номинациясендә  Яңа Чыршылы хуҗалыгы Альберт Ханнанов җиңеп чыккан.  

Аларга бүләкләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов  тапшырды. Котлыйбыз!

                                                                                                 (газета Заман сулышы”)


Җирле референдум

29 нчы июнь көнне Мичурин авыл җирлегендә узара салым кертү һәм җыелган акчаларны юнәлдерү турында җирле референдум уздырылды.

 

 


Республика киңәшмәсендә безнең район фермеры, шәхси хуҗалык, авыл башлыклары бүләкләнде

 

Әлки районында узган авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү республика киңәшмәсендә безнең район делегациясе дә катнашты.

  Киңәшмә азагында бүләкләүләр булды. "Иң яхшы авыл җирлеге" номинациясендә Мичурин авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Иванова  һәм Кирлегәч авылы җирлеге башлыгы Сәрия  Сәлахова   бүләкләнде. 

  "Иң яхшы гаилә терлекчелек фермасы" номинациясендә Кирлегәч авылы КФХсы җиңеп чыккан, аның җитәкчесе Зөлфия Хәйбриевага диплом тапшырылды.  "Иң яхшы шәхси хуҗалык" номинациясендә  Яңа Чыршылы хуҗалыгы Альберт Ханнанов җиңеп чыккан.  

    Аларга бүләкләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов  тапшырды. Котлыйбыз!

                                                                                                           (газета Заман сулышы”)

 


Җиңү көне

Бөек Җиңүнең 69 еллыгы Мичурин авыл җирлегендә зурлап билгеләп үтелде.Обелиск янында уздырылган митингка сугыш һәм тыл ветераннары чакырылды. Мәктәп укучылары Җиңү көненә багышланган монтаж куйдылар. Сугыш кырларында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә веноклар салынды.

Хөрмәтле ветераннар, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре!
Сезне чын күңелдән Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз. Бу - илебезнең даны һәм горурлыгы, иң якты бәйрәмнәренең берсе, Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен барган сугышта гомерләрен аямаган илебез халкының батырлыгы алдында баш ию, хәтер көне.

Безнең бурыч - сез, җиңүчеләр, бәхетле булсын өчен бөтен шартларны тудыру, сезнең казанышларны ныгыту һәм арттыру.
Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, иминлек, бәхет, мәхәббәт телибез!

 

 


 

9 май бәйрәменә әзерләнәбез

Бөек Җиңү бәйрәме алдындан агачларны, электр баганаларны агартык, һәйкәльне буядык.

 

 

 


 

 

 

Язгы театр 2014

25.04.2014 ел. Мичурин мадәният йортында “Маша һәм аю” дигән спектакль куелды. Рольләрне 1-8 сыйныф укучылары башкарды.

 

 

 


 

 

Туган көнең белән Тукай

25.04. 2014 авылыбызның балалар бакчасында «Сандугачтай моңлы Тукай теле” дип аталган, бай эчтәлекле бәйрәм уздырылды. Китапханәче Вахитова С.М. һәм тәрбияче Григорьева С.Х. балаларны шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән таныштырдылар. Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар, «Шүрәле»әкияте буенча куелган мультфильм, балалар башкаруында театральләштерельгән шигырьләр барысының да күңеленә хуш килде.

 

 

 


 

 

 

Сабантуй - 2012

Мичурин авылында Сабантуйга әзерләнү бер-ике атна алдан башланды. Аны әзерләү өчен авыл яшьләре гармуннар белән җырлап-биеп, урам әйләнеп, бүләкләр җыйдылар. Авыл халкының Сабантуйга бүләк бирмичә калучысы булмады.
Авыл Сабан туе булган көнне авылда җыр, гармун тавышлары иртән иртүк ишетелеп торды. Бөтен халык сабан туе буласы урынга көлешә-көлешә, җырлый-җырлый, кем җәяү, кем машинага утырып килде. Сабан туе мәйданына халык бик күп җыелды. Монда дуслар, туганнар, күптән күрешмәгән классташлар очрашты.
Менә бервакыт Сабан туе башланганны хәбәр итеп кычкырдылар. Төрле уеннар башланды. Кемдер көрәш карый. Көрәш бәләкәй малайлардан башланды. Малайлар чиратка басып көрәшәләр. Бер почмакта капчык сугышы бара, бер якта җепкә тезелгән әйберләр кисәләр, багана башына менәләр, шул арада ат узыштыралар. Иң күңеллесе ат чаптыруда. Анда гармунда уйныйлар, монда җыр бәйгесе бара, бииләр.
Көрәш кызганнан-кыза бара. Анда олылар, егетләр батырга көрәшә башлыйлар. Бар халык кем баш батыр булып калыр микән дип түземсезлек белән көтә. Баш батырга – киммәтле бүләк бирелде. Сабан туе шуның белән әкренләп азагына таба барды. Халык рәхәтләнеп ял итеп, эшкә дәрт һәм көч алып, канәгать булып калды.

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 12 гыйнвар 2021, 13:46

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International