Мәктәп турында

Татарстан Республикасы «Лениногорски муниципаль районы» муниципаль мәгариф “1нче номерлы балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе” балаларга өстәмә белем бирү муниципаль бюджет оешмасы балалар өчен иң беренчеләрдән булып оешкан спорт профилендәге өстәмә белем бирү учреждениесенең максатлары:
-балаларны һәм яшүсмерләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә тарту;
-һәр укучының мөмкинлекләрен ачу һәм сәләтләрен үстерү;
-рухи яктан бай, физик яктан сәламәт, иҗади фикерләүче шәхес формалаштыру;
-спорт ягыннан бик сәләтле укучыларны билгеләү һәм аларның спорт осталыкларын үстерү;
1нче номерлы балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе 1966нчы елда оеша,1999 нчы елда җиңел атлетика манежы өстәмә төзелә. Инициаторы һәм беренче директоры булып билгеләнүче - Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучы Геннадий Михаил улы Петров була.

Мәктәп залында динамик рәвештә 4 спорт төре үзләштерелә:
Җиңел атлетика- аны “спорт короле хатыны”, диләр. Бу бик олы спорт төре, шуңа күрә бу спорт төрен ярату хисе балага яшь вакытыннан ук нигез салына.Бу спорт төре белән шөгыльләнергә теләүче балалар , иң башта мөмкинлекләрен тикшереп карыйлар,чөнки монда җиңел атлетика да, йөгерү дә, сикерү дә, ыргыту да,многоборье да.Эшчәнлек өчен сайлап алу мөмкинлеге бик зур.
Нәфис гимнастика - шәһәрдә яшәүчеләр арасында бик популяр,чөнки хатын –кызларыбыз өчен иң гүзәл, бик матур, музыкаль, хореографик спорт төре.Үзеңнең гәүдә тотышы турындагы фәнне өйрәнүдән , предметлар белән эшли белүдән тыш, кызлар музыкаль грамота нигезләрен, актёрлык осталыгын да өйрәнәләр. Нәфис гимнастика белән шөгыльләнүче кызлар үзләренең матур сынлы булулары , килеш-килбәтләренең матурлыгы һәм матур гадәтләре белән аерылып торалар.
Батутта һәм акробатик келәмдә сикерү -координацияләү буенча катлаулы спорт төре, физик сыйфатларның барлык төрен дә үстерә: җитезлекне, бөгелү чәнлекне, көчне, тизлекне, түземлелекне, ә иң мөһиме –координацияләүне.

Спорт акробатикасы- иң катлаулы спорт төрләренең берсе, күпъяклы әзерлек таләп итә: бу хореография дә, музыка да, көчле махсус һәм гомуми физик хәзерлек тә.
1нче номерлы балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбендә катнашучыларның контингенты киң:
-2дән 4 яшькә кадәр- “Балачак утраучыгы”-иртә үсеш студиясе, соңрак берәр спорт төре сайлана.
-4 яшьтән 6 яшькә кадәр- балалар баксасында эшләү,спорт-сәламәтләндерү төркемнәре.
- 6 яшьтән 18 яшькә кадәр- башлангыч әзерлек ,укыту-тренировка төркемнәре.
-18 яшьтән һәм аннан югары яшьтәгеләр- аэробика, фитнес, түләүле хезмәт.

Шөгыльләнүчеләр шәһәрнең барлык яшьтәге халык диапазонын тәшкил итә.
Бүгенге көндә 5 меңнән артык разрядчыларны әзерләде, аларның 50се- Россия һәм СССРның спорт мастеры, 250дән артыгы - спорт мастерлыгына кандидатлар.
1нче номерлы балалар яшүсмер спорт мәктәбенең уннан артык укучысы Россия һәм республика дәрәҗәсендәге ярышларда призлы урыннар алдылар.
Безне үзебезнең элеккеге чыгарылыш укучыларыбызның уңышлары да куандыра.

Спорт мәктәбендә республикакүләм ярышлар үткәрү традициягә әйләнде:
-Бөек Ватан сугышындагы Җиңүгә багышлап, батутта һәм акробатик келәмдә сикерү буенча Татарстан Республикасының Ачык кубогы;
-“Татарстан яшьлеге” исеменә лаек булу өчен нәфис гимнастика буенча республикакүләм турнир.Спорт акробатикасы буенча Татарстан Республикасының шәхси һәм команда чемпионаты;
- Матюшкин А.В.истәлегенә багышлап, җиңел атлетика буенча традицион балалар ярышлары;
- 1нче номерлы балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе укытучы-тренеры Голубев В.Н. истәлегенә багышлап, җиңел атлетика буенча матч очрашуы;

2006 елда педагогик коллектив 2 урын яулады, ә 2009 һәм 2010нчы елларда республика дәрәҗәсендәге балалар яшүсмерләр спорт мәктәпләре арасында үткәрелгән смотр-конкурста” Укыту-тренировка эшләренең иң яхшы куелышы өчен” номинациясендә 3нче урынга лаек булды.
1нче номерлы балалар яшүсмерләр спорт мәктәбенең структур төзелешен 1968нче елдан бирле Карабаш сусаклагычы яр буенда урнашкан “Олимпия” балаларны сәламәтләндерү спорт лагере тәшкил итә.Анда шәһәребез спортчыларының төрле укыту-тренировка җыелулары үтә. Олимпия” балаларны сәламәтләндерү спорт лагеренда җитди шартлар һәм катгый спорт режимы,анда җыелулар, беренчедән, зур спортка әзерләнүнең дәвамы булса, икенчедән һәр кеше өчен кирәкле - ял, конкурслар, спартакиада, үзешчән сәнгать.


Соңгы яңарту: 2014 елның 12 марты, 13:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International