ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре хәрби комиссариаты контракт буенча 18 яшьтән 60 яшькә кадәрге запаста булган, сәламәтлекләре буенча яраклы гражданнарны хезмәткә чакыра.

Лениногорскида 2023 елда "Куркынычсыз тәгәрмәч" республика конкурсының муниципаль этабы узды, анда шәһәр һәм районның 20 командасы катнашты.

Алабуга шәһәренең Боз сараенда «Йолдызлар матчы» хоккей ярышы үтте.

Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган гражданнарга Ураза бәйрәмен әзерләүдә һәм бәйрәм итүдә ярдәм күрсәттеләр.


25
апрель, 2023 ел
сишәмбе

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 26 апрельдә болытлы, көндез аязучан булачак. Төнлә яңгыр. Иртән һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз яварга мөмкин.

Декларация кампаниясе тәмамлануга бер атнадан да азрак вакыт кала.

2022 елда алынган керемнәр буенча салым декларациясен (3-НДФЛ формасы) тапшыру вакыты 2023 елның 2 маенда тәмамлана.

2023 елның 25 апрелендә Лениногорскида җылыту сезоны тәмамланды.

Бу турыда 2023 елның 25 апрелендәге 1046 номерлы карарга «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе З.Г. Михайлова кул куйды.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:

26 апрельдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.

1 майда 10:00 сәгатьтә шәһәрнең Үзәк мәйданында 66 нчы Беренче май җиңел атлетика эстафетасы узачак.

  Күп балалы аналар пенсиягә вакытыннан алда, ягъни пенсия яшенә җиткәнче чыгарга мөмкин. Әлеге контекстта сүз биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар турында бара. Алар 50 яшендә пенсиягә чыгарга хокуклы. Шул ук вакытта дүрт һәм өч баласы булган  әниләр  пенсиягә 56 һәм 57 яшьтә чыга ала. Бүген Татарстанда 17 меңгә якын хатын-кыз иминият пенсиясен вакытыннан алда ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International