Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге 18 яшьтән, хөкем ителмәгән, суд тәртибендә административ җәзага тартылмаган, урта (тулы) гомуми белемле һәм урта махсус һәм югары белемле, үзләренең шәхси һәм эшлекле сыйфатлары, физик әзерлеге һәм сәламәтлекләре буенча хезмәтне башкарырга сәләтле гражданнарны хезмәткә чакыра.
27 апрельдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече тарафыннан «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен фин йөреше»социаль технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында укыту дәресе үткәрелде. Дәреснең максаты-өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны саф һавада таяклар белән йөрергә өйрәтү дәресләре аша социаль-сәламәтләндерү реабилитациясе.
Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең продукциясен төбәк, Россия һәм халыкара базарларда алга этәрү, товар җитештерүчеләрнең нәтиҗәле эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыру максатыннан Татарстан Республикасында республика маркетинг үзәге (алга таба – ТР РМЦ) эшли.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә.
27 апрельдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.
Бүген Лениногорскида Чернобыль АЭСында аварияне бетерүчеләргә куелган һәйкәл янында Чернобыль һәлакәтенең 38 еллыгына багышланган митинг узды.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне һәм Туган тел көне уңаеннан тантаналы чара бүген шагыйрь һәйкәле каршында узды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен эшкуарлык премиясендә катнашуга гаризалар кабул итүне дәвам итә. Сайлап алу 10 номинация буенча узачак:
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 2024 елның 26 апреле: алмашынучан болытлы.Явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с, көндез урыны белән 14 м/с кадәр.
25 апрельдән Татарстанда «Уылдык чәчү – 2024» комплекслы оператив-профилактик операциясе башлана Идел-Каспий бассейны өчен балык тоту кагыйдәләре нигезендә, Татарстан өчен 5 июньгә кадәр тыелган сроклар билгеләнгән. Республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгына тулы тыю кертелә. Балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы яный.
26 апрельдә Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 38 еллыгына багышланган митинг 13.00 сәгатькә күчерелә.