ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 12 сентябрендә төнлә һәм көндез: алмашынучан болытлы һава, төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез явым-төшемсез.

Ел саен гражданнар үз милкендә булган милек, транспорт, милек һәм җир салымнарын түли.

Ул, үз чиратында, салым түләү срогы җиткәнчегә кадәр 30 көннән дә соңга калмыйча, салым органы тарафыннан җибәрелергә тиеш.

Лениногорск районы Кирлегәч авылында яшәүче тыл ветераны Хәдичә Нәбиулла кызы Уразбахтина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

"ЛТС" ҖЧҖ графигы нигезендә, 2020 елның 14 сентябреннән 21 сентябренә кадәр, ГВС буенча өзеклекләрне ачыклау максатыннан, тәүлек буена МБК21 һәм МБК22 котельныйларыннан кайнар су белән тәэмин итүне өзеп торачаклар, дип кисәтә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матди-техник базаны үстерүгә грантлар бирүгә авыл хуҗалыгы кооперативларын сайлап алу буенча өстәмә конкурс башлану турында игълан итә.

«Көзге игелекле эшләр эстафетасы # МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында «Исток-Башлангыч» Лениногорск халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Наталья 11 сентябрь көнне «Һөнәр сайлау» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрде. Әлеге чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә хезмәт күрсәтүдә булган 6 балигъ булмаган бала катнашты.

Бүген, шулай ук 12, 13 сентябрьдә Татарстанда Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау уза. 11 һәм 12 сентябрь алдан тавыш бирү көннәре булып санала. Ә бердәм тавыш бирү көне статусы 13 сентябрьгә беркетелгән.

2020 елның 17 сентябрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары территориаль бүлеге Лениногорск шәһәрендә Эшмәкәрләр өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.

2020 елның 11 сентябреннән 25 сентябренә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында территориаль бүлегендә ит һәм балык продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча "кайнар линия" эше оештырылды. Лениногорск районында «Кайнар линия» телефоны 5-76-43, консультация вакыты 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International