ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2021 ел
чәршәмбе

    Лениногорск районында яшәүче 1 меңгә якын пенсионер авыл җирлегендә озак еллар эшләгән өчен пенсиясенә өстәмә түләү ала. Бу хакта Татарстан Пенсия фондының Лениногорск бүлекчәсе хәбәр итә. Моның өчен өлкән кешенең картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алуы, авыл хуҗалыгында ким дигәндә 30 ел хезмәт стажы булуы, авылда яшәве һәм эшләмәве шарт.

Россия Федерациясе хөкумәте даими рәвештә квалификацияләрен күтәрергә кирәк булган һөнәр ияләренең пенсиягә вакытыннан алда чыгу кагыйдәләренә керткән үзгәрешләрне раслады. Бу хакта Татарстан Пенсия фондының Лениногорск бүлекчәсе хәбәр итә.


23
март, 2021 ел
сишәмбе

23 мартта Лениногорск шәһәренең бадминтонны үстерү үзәгендә бадминтон буенча Лениногорск муниципаль районы мәктәпләре беренчелеген ачу тантанасы булды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном учреждениесе шәһәр һәм район халкына ай саен суд приставларының районара бүлеге базасында юстиция киңәшчесе Л. Н.Сөләйманов, суд приставларының Лениногорск район бүлеге, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге, Лениногорск мәшгульлек үзәге һәм опека һәм попечительлек бүлеге вәкилләре катнашында кабул итү көне үткәрелүе турында хәбәр итә. Аның максаты - әти-әниләре алимент түләүдән качучы балигъ булмаган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 24 мартта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә аязучан болытлы һава көтелә, төнлә һәм иртән урыны белән кар, кайбер районнарда томан.

2021 елның 26 мартында Лениногорск шәһәре, Булгаков урамы, 1А йорт адресы буенча урнашкан «Бердәм Россия» партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (ЗАГС бинасы, монумент ягыннан) 16.00 сәгатьтә ТР Дәүләт Советы депутаты Шәфигуллин Р. И. гражданнарны кабул итәчәк.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе"  24 мартта Татарстан Республикасы территориясендә томан көтелә.

19 нчы март көнне Мәгариф идарәсенең актлар залында Татарстан Республикасының җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы кысаларында Лениногорск шәһәрендә буалар каскадын төзекләндерү концепциясе буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы булып узды.


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 1 гыйнварыннан РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре (алга таба - кагыйдәләр) үз көченә керде. Кагыйдәләр көнкүреш подрядының барлык төрләренә дә кулланыла (тегү, мех, ювелир эшләнмәләр, мебель, аяк киеме, шулай ук фатирларны, көнкүреш техникасын, кәрәзле телефоннарны, компьютерларны, планшетларны ремонтлау һ.б.).

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 23 мартында төнлә һәм иртән урыны белән буран, күз күреме 1-2 км кадәр начарланырга мөмкин, юлларда көчле бозлавык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International