ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2017 ел
җомга

23 июньдә 16.30 - 19.00 сәгать аралыгында үзәәк мәйданда юллар ябыла. Каядыр барсагыз, маршрутыгызны алдан ук планлаштырыгыз.

Республиканың инвестицион-венчур фондына республиканың промышленноость өлкәсендә сәясәтен тормышка ашыру вәкаләтләре бирелде. Ул әлеге өлкәдәге субъектларга финанс ярдәме күрсәтү аркылы тормышка ашырыла.

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көнендә  «Исток-Башлангыч» үзәге бүлекчәсендә төрле чаралар үтте. Өлкәннәр өчен Хәтер сәгате оештырылды, шигырьләр укылды. 2нче патронаж участогында балигъ булмаганнар өчен патриотик хисләр тәрбисләүче чара узды.

14 яшьтән 18 яшькә кадәр балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эш белән тәэмин итү программасы кысаларында, агымдагы елның гыйнварыннан алып 16 июньгә кадәр Лениногорскида 482 яшүсмер вакытлыча мәшгуль.

Ул хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы иде. Анда янгын күзәтчелеге бүлеге вәкиле, “Логос” үзәге директоры Ольга Ященко, район башкарма комитетының беренче урынбасары Зөлфия Михайлова һәм башкалар чыгыш ясады. Утырыш ахырында әлеге сорау буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Татарстан Росреестры дача участогында теләсә нинди корылма төзергә ярамавы турында хәбәр итә. Ул ял һәм яшелчәләр үстерү максатында гына төзелергә мөмкин. Бу турыды сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.

 

Лениногорск муниципаль районында җәйге чорда эшкә урнашуга мохтаҗ 20 яшүсмер исәпләнә. 13 июньгә 12 яшүсмер эшкә урнаштырылган. Алар халыкка коммуналь хезмәт күрсәтү оешмаларында эшли. Тулырак сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.

«Логос» үзәге белгечләре мәшгульлек үзәгендә исәптә торучылар өчен диагностик-тренинг үткәрде. Катнашучылар төрле хәлләрдә үзләрен ничек тоту, ничек итеп эш эзләү турында белде.

«Исток-Башлангыч» үзәгендә медицина хезмәткәре тарафыннан “Алкоголизмның кеше организмына тәэсире” дигән темага лекция үткәрелде. Ахырдан әңгәмә оештырылып, белешмәлекләр таратылды.

 

Район һәм шәһәр буенча пенсия фонды идарәсе  республика спартакиадасында катнашты. Спортның төрле төрләре буенча шактый гына призлы урын алдылар. Команда зачетында алар – икенче урында. Котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International