Ул 23-24 сентябрьдә Боз сараенда үтте. Балалар –яшүсмерләр спорт мәктәпләре командалары уйнады.
Республиканың Тарифлар комитеты сездән мәгълүмат җибәрүне сорый. Кемнәргә һәм нәрсә җибәрергә кирәклеген сайтның рус телендәге вариантыннан укып белегез.
Юбилейларын билгеләп үтүче өлкәннәрне котлау дәвам итә. Алар – шәһәрдә яши, сугыш һәм хезмәт ветераннары: Салун Вера Архиповна, Чурабаева Ольга Ивановна, Смирнова Александра Архиповна. Аларны бәйрәмнәре белән шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, ТОС вәкилләре котлады, Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын тапшырды.
22 - 24 сентябрьдә Пермьдә студент отрядларының спартакиадасы узды. Татарстан командасы составында анда Лениогорск студент отрядлары җитәкчесе Иван Бакаржиев, «Стрела» отрядыннан Дамир Әхмәтов катнашты. Шәхси зачетта Дамир беренче урын алды.
Хезмәт өлкәсендә законнар бозыла, дип уйласагыз, сезнең халык контроле порталына хәбәр итү мөмкинлегегез бар. Аңа түбәндәге ссылка буенча керергә кирәк:https://uslugi.tatarstan.ru.
24 сентябрьдә шәһәрнең "Яшьлек" стадионында мини-футбол буенча чираттагы турниры узды. Анда оешмалар ярышты.
Лениногорскидагы Клуб служебного собаководства иҗтимагый оешмасы мөһим проектны тормышка ашыру өчен бюджеттан субсидия алу конкурсында катнаша. Алар тарафыннан этләрне йөртү һәм өйрәтү мәйданчыгын төзекләндерү буенча проект әзерләнә.
Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында, Лениногорск муниципаль районында «Кайнар линия» телефоннары эшли, өлкәннәр анда сораулары белән мөрәҗәгать итә ала.
Алар шулай итеп, "Эшкә велосипедта" дигән акциягә кушылды. Аның төп максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, экологик мохитне яхшырт.