ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2017 ел
җомга
Республиканың иң яхшы спортчыларына премияләр тапшырылды, алар арасында лениногорскилылар Логинов Александр (ЛНТ) һәм Галиев Нияз (ЛНТ) да бар.
 
21 декабрьдә  «Ровесник» яшүсмерләр клубы «Волонтер»үзәге белән берлектә, традицион акция Кыш бабай һәм Кар кызы тәбрикләвен оештырдылар. Мөмкинлекләре чикле һәм аз тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнүче балаларга барып, аларны котладылар.
Яңа ел бәйрәменә бик аз вакыт калды. Ел саен МЧС мәгълүматларында петарда атып, зыян күргән хәбәрне күрергә була. 

28 декабрьдә ЮГагарин исемендәге балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Юбилейный” паркына чыгып, шәһәрлеләрне Яңа ел белән котладылар. Кыш бабайга шигырь сөйләгән балалар бүәк тә алды.

28 декабрьдә Туган якны өйрәнү музеенда «Иске сәгать әкиятләре” дигән күргәзмә ачылды. Кунак булып Балалар иҗат йортына йөрүче балалар килгән иде. Алар искә сәгатьләр дөньясына сәяхәткә барды.

28 декабрьдә «Исток - Башлангыч» үзәге белгечләре үзәк китапханә белән берлектә, театральләштерелгән уен программасы оештырды. Үәктә хезмәт күрсәтелүче гражданнар төрле конкурсларда катнашты, уйнады, күңел ачты.


28
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе
Могҗизага ышанырга гына кирәк, бигрәк тә Яңа ел алдыннан аларның чынга аша торган гадәте бар. Әнә бит Мәдәният сараенда ел йомгаклары уңаеннан узган “Эшмәкәрләр балы”нда яшь лениногорскилыларның күптәнге хыяллары чынга ашты. Аз тәэмин ителгән, шулай ук күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрнең кайсы телефонлы, икенчеләре спорт җиһазлы булды.

 

 

Ю.Гагарин исемендәге балалар китапханәсе 24 декабрьдән бирле төрле чаралар уздырып куандыра.  

Салым инспекциясе 2018 елдан физик затларның милкенә салым салу буенча документларны теләсә-кайсы салым органында мөмкин булуы турында хбәр итә. Салым түләүче ташламалар буенча иң якын салым органына мөрәҗәгать итә ала.

25 декабрьдә шәһәр микрорайоннарында ишегалды Яңа ел бәйрәмнәре башланды. Ишек алдын бизәүдә ул территориягә хезмәт күрсәтүче оешмалар,  баш преприятиеләре ярдәм итте. Бәйрәм Яңа ел көннәрендә дә дәвам итә. Актив рәвештә катнашыгыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International