Мэриянең актлар залында Иҗтимагый советның утырышы узды.Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, урынбасары Гөлфирә Рафикова катнашты. Яңа елның беренче утырышы үзгәрешләргә бай булды. Иҗтимагый совет составына яңа кешеләр кабул ителде. Шулай ук советка яңа рәис сайланды.
Лениногорск буенча янгын күзәтчелеге бүлеге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Төзек булмаган электр үткәргечләр белән дә сак булыгыз, алар еш кына янгын чыгуга сәбәп булып тора. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.
21 гыйнварда район башлыгы кубогына картинг буенча «Республика көньяк-көнчыгышының кышкы кубогының 2нче этабы” ярышлары үтәчәк. Ярышлар 8.00 сәгатьтә башлан, узу урыны - Лениногорск шәһәре, Белинский урамы 47нче йорт.
Лениногорск Туган якны өйрәнү музеенда шул исемдәге күргәзмә эшли. 10 гыйнварда анда 10 нчы мәктәпнең 4 “Б” сыйныфы укучылары булды, дип хәбәр иттеләр музейдан.