Бүгенге көндә республика Кадастр палатасына яңа кагыйдәләр белән төзелгән 240 документ килде. Аларның 60 проценты тирәсе дөрес тутырылмай сәбәпле, кире кайтарылды. Бу турыда сайтның рус телендәге вариантында.
Көзге каникул вакытында Юлтимер клубында опреатив-профилактик чара үтте. Ул балалар тарафыннан үтәлергә тиешле юл кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган иде. Бу турыда сайтның рус телендәге вариантында.
2018 елның 1 ноябрендә “Халык бердәмлеге” көне кысаларында Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә шәһәребезнең яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы уздырылды. Бу көн аларның тормышында бик истәлекле һәм дулкынландыргыч булып исләрендә калачак. Әлеге чарада РФ ЭЭМ бүлегенең Лениногорск районы буенча миграция сораулары бүлек җитәкчесе Юнысова Лилия Илгиз кызы һәм “Яшь гвардия” партиясе вәкиле катнашты. "Бу сезнең тормышыгызда яңа этап, дип искәртте Лилия Илгиз кызы үз чыгышында, бүгенге көннән сез үзегез карар кылып, үз эшләрегез өчен үзегез җавап тотачаксыз. Бу сезнең иң төп документ, саклап тотыгыз", - диде. ГХАТ бүлеге баш белгече Хәлимова Кадрия Фәрит кызы яшьләрне илебезнең лаеклы гражданнары булырга һәм горурланып яшәргә өндәде үз чыгышында. Чын күңелдән шушы зур вакыйга белән котлыйбыз, уңышлар сезгә!
1 ноябрьдә «Юность» спорткомплексында беренче курслар өчен чара үтте. Алар өчен биремнәр әзерләнгән иде, квест үттеләр. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.
8 ноябрьдә республика Роспотребнадзор идарәсенең Лениногорск буенча бүлегенең актлар залында кулланучылар өчен «ачык ишекләр” көне үтәчәк.
Ул Мәдәният сараенда үтеп, анда республикада кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, республика хәрби комиссары Сергей Погодин, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Бөгелмә, Баулы, Ютазы һәм Лениногорск районыннан делегатлар катнашты. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.
Мэриянең матбугат хезмәте.
Милкегез белән кызыксынуларын белсәгез, нишләргә соң? Аны сакларга-якларга буламы. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.
27-28 октябрьдә «Юность» спорткомплексында үткән Каратэ Кекусинкай буенча ачык тур7нирда Әлмәт, Азнакай, Казан, Башкортстанның Туймазы шә әреннән һәм бездән 150 ләп спортчы егет һәм кыз катнашты
1 ноябрьдән татарстанлылар МФЦ да күчемсез милек реестрыннан мәгълүхматлар ала башлаячак. Хәзер республика Кадастр палатасы ЕГРН нан выпискаларны МФЦларга электрон рәвештә тапшырачак. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.
Республика буенча Росреестр идарәсе сезнең милкегез булып саналган объект турында мәгълүмат алучылар турында белешмә алырга мөмкин булуы турында хәбәр итә. Закон буенча, бердәм дәүләт милек реестрындагы (ЕГРН) мәгълүматлар бөтен кешегә дә ачык булып тора.