ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2019 ел
җомга

Бүген Казанда “Пирамида”да Җирле үзидарә көненә багышлап тантаналы чара узды. Бәйрәмдә Лениногорск делегациясе дә катнашты.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында 22-26 апрельдә иртәнге сәгать 8 дән 19.00гә кадәр  Шашин, Ленин, Җиңүнең 50 еллыгы, Ленинградская, Вахитов, Чайковский, Крупская, Кутузов, Садриев, Куйбышев, Садриев, Куйбышев, Гагарин урамнарын юу оештырылачак. 

Район һәм шәһәрдә санитар чистарту икеайлыгы дәвам итә. 18 апрельдә оешма һәм предприятиеләр үзләренә беркетелгән территорияләрне чистарттылар.  Анда 850дән артык кеше катнашты, 130 куб.м чүп җыеп алынды. 

2019 елның 3 ае эчендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Дәүләт җир күзәтчелеге бүлеге инспекторлары тарафыннан җир законнары таләпләрен үтәү буенча 3842 тикшерү чарасы үткәрелде.

18 апрельдә Ленниогорск Туган якны өйрәнү музеенда "Мин Россия гражданины" дигән чара үтте. Анда 14 яше тулганнарга паспортлар тапшырылды, тантанага әти-әниләр дә килгән иде. 

Укучыларның юл йөрү кагыйдәләрен белүен ныгыту максатында, 11нче гимназия укучылары белән әңгәмә үткәрелде. Аны юлда травма алуны профилактикалау баш белгече Э. Захарова "БДД" ОП ГБУ начальнигы З. Рахманова үткәрде. Укучыыларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген аңлаттылар, төрле мисаллар китереп сөйләделәр. 

18 февральдә, "Язгы игелеклелек" атналыгы кысаларында, Мәдәният йортының "Успех" яшьләр берләшмәсе, балалар хастаханәсенә барып, балалар өчен уен программасы оештырды. 

Кар һәм сазлык аша йөрүче техниканың язгы-җәйге-көзге чорга әзерлеге 17 апрельдә  Гостехнадзор хезмәте тарафыннан тикшерелде, анда "Лениногорскнефть" идарәсенең транспорт хезмәте дә катнашты. 

Подлесный мәктәбендә " Юл йөрү куркынычсызлыгы" бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова  катнашында "Мин юл кагыйдәләрен үтим" бердәм дәресе үтте. Чараның максаты - балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту иде. Киемдә яктырткыч элементлар булу кирәклеге турында искә төшерделәр.

29 апрельдә Казанда "Пирамида" концертлар залында   «Созвездие-Йолдызлык – 2019» фестиваленең гала-концерты узачак. Лениногорск районыннан "Пируэт" һәм "Империя" хореография ансамбльләре катнашачак. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International