ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

15-16 майда лениногорскиның 2 укучысы Казанда «АгроНТИ – 2019» Бөтенроссия конкурсы этабында катнаштылар. 

16 майдан "Заман сулышы" һәм "Лениногорские вести" газетларына  “Язылу декадасы” башланды. Ул 25 майга кадәр дәвам итәчәк.

13-17 майда "Белергә тиеш!" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе үтте. Анда "Логос" үзәге белгечләре һәм волонтерлары актив катнашты, алар ВИЧ-инфекецияне профилактикалауга багышланган чаралар үткәрделәр. Бу турыда сайтның рус телендәге вариантында. 

23 майда Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнар һәм эш эзләүче гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә.

24 майда 16.00 сәгатьтә шәһәр күлендәге амфитеатрда эшмәкәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы үтә. 

ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, 20 майда республикада аязучан болытлы һава, яңгыр яварга мөмкин.

Һава температурасы төнлә 0..+5º, көндез +10..+15º.

Чараның ачылу тантанасы район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк катнашында үтте. Катнашучыларны Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Яркаев сәламләде. 

18-19 май көннәрендә Әлмәттә грек-рим көрәше буенча Россиякүләм ярышлар узды.

2019 елның 17 маенда Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Юнысовр Мингата Фатыйх улы һәм Галия Сәбирҗан кызы өчен тантаналы марш Мендельсон яңгырады. Алар ике бала тәрбияләп үстерәләр. Үсеп килүче буынга, үзләренең оныкларына бай тормыш тәҗрибәсен тапшыралар.

2019 елның 18 маенда Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 100 нче пар - Низамов Марсель белән Светлана гаиләсе үзләренең никахларын тантаналы рәвештә теркәде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International