ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2019 ел
җомга

ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, Лениногорскида аязучан болытлы һава көтелә. Җилнең көчәюе, көчле яңгыр, томан булуы мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында  "кадастр инженерларын сайла" өстәмә битендә агымдагы елның алты ае эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча төзелгән кадастр инженерлары рейтингы урнаштырылган.  Шулай ук бу бүлектә айлар буенча төзелгән рейтинг белән танышырга мөмкин.

12 июль көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток – Башлангыч «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль педагогы Оксана Лямова тормыш иминлеге нигезләрен беркетүгә юнәлдерелгән эшлекле уен оештырды һәм үткәрде.
 

Балигъ булмаганнар тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукция куллануны кисәтү һәм балигъ булмаганнарга сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру турында мәгълүмат бирү максатыннан, «Форпост» яшьләр үзәге активистлары "Сәламәт яшәү рәвешен эзләүдә" дигән квест – уен үткәрделәр.

13 июльдә "Юность" стадионында футбол буенча республика беренчелеге узачак. 


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Мэриянең утырышлар залында Евгений Благодаров рәислегендә Лениногорск муниципаль районы Иҗтимагый советы утырышы узды. Иҗтимагый совет эшендә Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов һәм Иҗтимагый совет әгъзалары катнашты.

2019 елның 11 июлендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 12 гаиләгә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталы сертификаты тапшырылды.

ТР Гидрометүзәк мәгълүматлары буенча, Лениногорскида аязучан болытлы һава көтелә. 

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә җитәкче урынбасары Ады Зәйдуллина җитәкчелегендә күчемсез милек базарының профессиональ катнашучылары белән, гражданнарның үзләренә караган күчемсез милек объектлары белән алыш-биреш ясауларын булдырмауны булдырмау турында кергән мөрәҗәгатьләре буенча, күчемсез милек объектлары хокукына ия булучыларның белдерүеннән башка бирелгән көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән кул куелган сораулар буенча утырыш узды.

Лениногорск мәшгульлек үзәге "Демография" программасы кысаларында пенсия алды яшендәгеләрне укытачак ( Ирләр  1959, 1960,1961, 1962, 1963 елгы, хатын-кызлар  1964,1965,1966, 1967, 1968 елгы).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International