ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2026 ел
чәршәмбе

РМҮ белән эшләү буенча вебинар-укыту булачак.

2026 елның 9 сентябрендә 11:00 сәгатьтә предприятиеләр өчен укыту вебинары планлаштырылган https://my.mts-link.ru/j/agzrt/611uauc

«Долголетие» социаль ярдәм үзәгендә (Лениногорск) «Куркынычсызлык яше комачауламый!» конкурсы узды. 


8
сентябрь, 2026 ел
сишәмбе

Көзге салкыннар башлану белән Лениногорскида гадәттәгечә җылыту сезоны башлана. Бу чорда җылылык челтәрләренә, котельныйларга һәм көнкүреш җылыткычларына йөкләнеш иң югары ноктага җитә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы статистикасы ел саен көз көне җылыту җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуга бәйле янгыннар санының кискен артуын раслый.

«Экстремизмга – юк! " декадасын уздыру чаралары кысаларында,«Исток — Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Светлана Сәфәрова балигъ булмаган балалар өчен «Мөһим кыңгырау»уен тренингы оештырды.

Лениногорскиның 5 нче мәктәбендә икенче сыйныф укучылары өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча класс сәгате узды. 

Хезмәт законнары өлкәсендәге хокук бозуларны ачыклау, хезмәт хакын түләүне тоткарлау, хезмәт хакын "конвертларда" түләү, рәсми эшкә урнашмыйча эшләү максатларында "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты каршында хезмәт законнары өлкәсендәге хокук бозулар турында халыктан мәгълүмат алу өчен "Кайнар линия" оештырылды. Ышаныч телефоны 5-19-26.

Гражданнарның «соры» хезмәт базары, хезмәт өчен түләүнең яшерен формалары, хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү турында мөрәҗәгатьләрне Халык контроле дәүләт мәгълүмат системасына сылтама буенча җибәрү мөмкинлеге барлыкка килде: https://uslugi.tatarstan.ru.

Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезне 11 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә «Бархат»ресторанында Лениногорск районы башлыгы М.Н.Гирфанов белән очрашуга чакырабыз.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе" ФДБУдан:

9 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә  томан көтелә, яшен булырга мөмкин.

Яшен вакытында:

Эшмәкәрләр өчен "Бердәм ачык ишекләр көне".

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы бүлеге җинаять схемасын кулланып дистанцион мошенниклык очракларының кискен артуы турында кисәтә. Җинаятьчеләр, үзләрен хокук саклау органнары, Үзәк банк яки Росфинмониторинг хезмәткәрләре дип таныштырып, акчаларны «декларацияләү» дип аталган сылтау белән гражданнардан  акчаларын урлыйлар .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International