Республика территориясендә 2025 елның 28 cентябрендә 7 октябрендә урманнарда урыны белән 4нче класслы янгын куркынычы ихтимал.
Татарстан Республикасы территориясендә 2025 елның 28 сентябрендә республиика территориясендә урыны белән томан, кырау төшү көтелә.
Томан вакытында:
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе "ннән:
Кырау төшү турында шторм кисәтүе
2025 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы территориясендә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һавада һәм туфракта 0.. -2°градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин.
«Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» коммерциягә карамаган микрокредит компаниясе 2025 елның 22 сентябреннән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен яңа ташламалы микрофинанс продуктларына заявкалар кабул итә.
Лениногорск җинаять-башкарма инспекциясенең пробация төркеме өлкән инспекторы Альфред Насыйров «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды Татарстан филиалының Лениногорск социаль координаторы Наталья Менжаева белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучының кызларына ярдәм күрсәтте.
Лениногорск шәһәре Мәгариф идарәсендә шәһәрнең спорт тормышында актив катнашучы педагогларны хөрмәтләүгә багышланган тантаналы очрашу узды.
Очрашуда катнашучыларны мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагыйз Санатуллин һәм профсоюз активы сәламләде. 12 нче лицей укучылары бәйрәм нотасы кертеп, кунакларга якты һәм энергияле флешмоб бүләк иттеләр.
Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге профсоюз оешмасы хезмәткәрләр һәм аларның балалары өчен кызыклы спорт чарасы уздырды.
Россия почтасы, «Урманны сакла» экологик сервисы һәм «Зәңгәр күлләр» дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре Казан янындагы табигать тыюлыгы территориясендә 11 500 нарат үсентесе утырттылар. Агачлар уникаль күлләрне саегудан сакларга ярдәм итәчәк-алар үз тамырлары белән туфракны беркетәләр һәм язгы суларга һәм су басуларга аны юарга ирек бирмиләр.
Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Котдус кызы Урманова шәһәребездә яшәүче тыл хезмәтчәне һәм педагогик хезмәт ветераны Вера Яковлевна Тимофееваны 95 яшьлек юбилее белән котлады.
Лениногорск Мәдәният сараенда V чакырылыш Лениногорск муниципаль районы Советының беренче утырышы узды, аның төп вакыйгасы район башлыгын сайлау булды. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча бу вазыйфага депутатларның күпчелек тавышлары белән Марат Нил улы Гирфанов сайланды.