Хөрмәтле шәһәр халкы!
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау өчен "Халык инспекторы"мобиль кушымтасы бар. Һәр граждан юл хәрәкәте кагыйдәләре өлкәсендә ачыкланган хокук бозу турында хәбәр итә ала
Район буенча янгын күзәтчелеге бүлеге бакчачыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
Янгын куркынычы көзге чорда да югары була, дип кисәтәләр. Участокта коры үлән яндыру, тиз янып китә торган әйберләр калдыру ярамый. Инспекторлар тарафыннан даими рейдлар үткәрелеп тора, тиешле таләпләрне бозучыларга административ җаваплылык каралган, дип хәбәр иттеләр.
10 сентябрьдә Лениногорск районында «СпецГрупп+»ҖЧҖ махсуслаштырылган оешмасы тарафыннан хуҗасыз этләр тотылачак.
Йорт хайваннарын тотуга җаваплырак карарга, аларны урамга җибәрмәскә, бәйләп йөрергә кирәклеге турында тагын бер тапкыр кисәтәбез.
Күңелсез хәлләрдән саклану өчен, этләрегезне чыгарып җибәрмәгез.
Лениногорскилылар сайлау участокларына Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә үзләренең гражданлык бурычларын үтәү өчен актив киләләр. Сайлаучылар кулларына ике бюллетень ала, бер бюллетень – партия исемлеге, икенчесендә – депутат сайларга кирәк. Тавыш бирү 20:00 гә кадәр дәвам итәчәк.
Иртәнге 7дән Лениногорск хастаханәсе каршындагы 1810 вакытлы сайлау участогы үз эшен башлады.
🏥Үз гражданлык позициясен сәламәтлеге торышы буенча бүлекләрдә стационар дәвалануда булган гражданнар, шулай ук эш сменасында булган хезмәткәрләр һәм медиклар белдерә алды.
🏃 Иртә таңнан мөстәкыйль рәвештә йөри ала торган пациентлар сайлау участогына үзләре төштеләр.
Зәрия Низамовна Гомәрова үзенең 95 яшьлек юбилеен кыш көне үк билгеләп үтте. Олы яшьтә булуына карамастан, ул үзенең яшьлеген яхшы хәтерли.
Иске Шөгер авылындагы 1833 нче сайлау участогында бүген бәйрәм рухы хөкем сөрә. «Ак калфак» татар халык ансамбле беренчеләрдән булып тавыш бирде, алар сайлау участогына милли киемнәр киеп килделәр һәм авыл халкы өчен җырлар башкардылар.
Бүген Яңа Иштирәк сайлау участогына авылның иң өлкән кешесе-Бөек Ватан сугышы ветераны тол хатыны Бәдриямал Хәмзинаның тол хатыны килде.
“Чемпион” бокс клубы тренеры Алис Залалтдинов 1787нче сайлау участогына иртәнге 9.00 сәгатьтә килде.
7 нче мәктәпнең икенче бинасында урнашкан 1791 нче сайлау участогына үзенең хатыны белән Мактаулы гражданин Әнәс Кавый улы Вәлиев тавыш бирергә килде.