ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә.

12  июльдә  көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил, урыны белән яшен, көчле яңгыр  көтелә.

Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең продукциясен төбәк, Россия һәм халыкара базарларда алга этәрү, товар җитештерүчеләрнең нәтиҗәле эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыру максатыннан Татарстан Республикасында республика маркетинг үзәге (алга таба – ТР РМЦ) эшли.

Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә түләүне арттырдылар. Хәзер бер тапкыр бирелә торган түләү 1,5 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Диалог Регионы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә «Мамы в медиа»белем бирү проектын башлап җибәрә.

Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов махсус хәрби операция барышында һәлак булган рядовой Руслан Маковскийның әти-әнисе белән очрашты. Руслан Айратович узган елның октябрендә махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак булды. РФ Президенты Владимир Путин Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Район башлыгы аның әти-әнисенә таныклык тапшырды һәм аларга Ватанның лаеклы улын тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.


10
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Сезнең мәгълүматларга җиткерә: Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды (алга таба - Фонд) коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе карамагындагы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен бер яки күбрәк хәрби хезмәткәрләрне контракт буенча хәрби хезмәткә җибәргән «СВОга ярдәм» финанс продукты буенча ташламалы ставка кертелә. Эшмәкәрләргә елына 1% булганда 36 айга кадәр 5 млн сумга кадәр микрозаем алу мөмкинлеге бирелә.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә.

11 июльдә  көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил, урыны белән яшен, көчле яңгыр  көтелә.

2021 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм» федераль проекты кысаларында гражданнарның аерым категорияләренә һөнәри белем бирүне һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру программасы гамәлгә ашырыла (алга таба – Программа). Программа Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан хезмәт базарында киеренкелекне киметү мәсьәләсен хәл итү максатыннан инициатива белән чыгарыла.

Яңа уку елы алдыннан Роспотребнадзорның түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәткәндә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләренә багышланган бөтенроссия тематик «кайнар линиясе» старт ала.

2024 елның 12 июлендә 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр «Мәрхәмәт - Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын - кыз депутатлары берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаиләне һәм балалыкны саклауда» темасына телефон кайнар линиясе үткәрү планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International