Район башлыгы Республика көне, нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләре көне белән котлый

2017 елның 29 августы, сишәмбе

ХӨРМӘТЛЕ ЛЕНИНОГОРСКИЛЫЛАР!

Сезне Республика көне һәм Нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләре көне белән котлыйм.

Безнең төбәк икътисадының нигезен нефть һәм газ промышленносте тәшкил итә. Әлеге һөнәр ияләренең тырыш хезмәте, җаваплылыгы һәм осталыгы нәтиҗәсендә, Лениногорск заманча уңайлы шәһәргә әйләнде, анда яшәргә, укырга, эшләргә, балалар һәм оныклар тәрбияләргә уңайлы.

Киләсе елда Ромашкин нефть ятмаларының 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бу безнең өчен мөһим вакыйга. Чөнки Лениногорскиның нефть хуҗалыгы Татарстанның нефть предприятиеләренең башлангычы булып тора. Нефть табу, бораулау, вышка төзүнең барлык техник һәм технологик яңалыклары бездә кертелде, аннан башка нефть промыселларына таратылды.

Хөрмәтле нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләре, ветераннар! Сезгә намуслы хезмәтегез, эшегезгә бирелгән булуыгыз һәм шәһәр тормышында актив катнашуыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Эшегездә уңышлар, иҗади казанышлар, сәламәтлек һәм гаилә бәхете телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International