Республика көне уңаеннан, үзәк китапханәдә “Минем Республикам” акциясе үтте. Аның кысаларында, китапханәгә кергәндә «Читающий бульвар» оештырылды, анда укучыларга төрле темаларга 200 китап тәкъдим ителде. Викторина үткәрелде, ул «Увлекательный Татарстан. Мавыктыргыч Татарстан», дип атала иде. «Татарстанның музыкаль мирасы» конкурсыыында да актив катнаштылар.