Лениногорскидан Әхмәтҗановлар гаиләсе Президент белән очрашты

2017 елның 29 августы, сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым исеменнән тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Анда Лениногорскидан Рафаэль һәм Роза Әхмәтҗановлар гаиләсе дә катнашты.

-Казан Кремлендә оештырылган тантана бик югары дәрәҗәдә үтте. Матурлыкка, зәвыклыкка таң калып кайттык. Президентның гаиләләргә карата игътибарлы булуы, хөрмәте безне сокландырды. Абруйлы кунаклар белән бер табын артында утыру, аралашу безнең өчен зур горурлык та, олы дәрәҗә дә булды, - дип, хис-тойгылары белән уртаклашты Әхмәтҗановлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International