Лениногорскида көчле яңгыр һәм яшен булырга мөмкин

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе иртәгә, 29 августта, һава шартларының начараюы турында мәгълүмат таратты.Төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән яшен һәм тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк көчле җил фаразлана.

Республикада шулай ук көчле яңгыр көтелә, дип кисәтә республика синоптиклары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International